Фатир баскан ир биш елга ирегеннән мәхрүм ителде
Яңалыклар

Фатир баскан ир биш елга ирегеннән мәхрүм ителде

Зәй шәһәр суды 44 яшьлек зәйлегә карата бер фатирга кереп әйберләр урлаган өчен хөкем карары чыгарды. Тикшерүләр барышында әлеге ир-атның төнлә белән балкон аша фатирларга кереп, 2 очракта әйберләр урлавы ачыкланды. Матди зыян бер очракта - 7 мең 82 сум, икенче очракта -1 мең 890 сум белән исәпләнә. Гаепләнүче үз...

Зәй шәһәр суды 44 яшьлек зәйлегә карата бер фатирга кереп әйберләр урлаган өчен хөкем карары чыгарды.

Тикшерүләр барышында әлеге ир-атның төнлә белән балкон аша фатирларга кереп, 2 очракта әйберләр урлавы ачыкланды. Матди зыян бер очракта - 7 мең 82 сум, икенче очракта -1 мең 890 сум белән исәпләнә. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Әлегә хөкем карары үз көченә кермәгән, дип белдерә "Зәй офыклары" газетасы.

Татар-информ


Нет комментариев