15 август 2015 яңалыклары
-
15 август 2015 - 05:11Татарстанда 1,5 млн тоннадан артык ашлык җыеп алынганТатарстанда 1 млн 577,1 мең тонна ашлык җыеп алынган, гектарыннан уңыш уртача 21,2 центнер тәшкил итә. Урак өсте башланганнан бирле 742,7 мең гектардан бөртекле-кузаклы культуралар суктырылган яки барлык мәйданчыкның - 46 процентыннан, дип белдерә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Урып-җыю эшләре буенча Аксубай, Зәй, Нурлат, Апас, Буа, Әлки һәм...
-
15 август 2015 - 05:07Татарстанда "Аеклык бәйрәме" уздырыла7-16 сентябрь көннәрендә Татарстанда "Аеклык бәйрәме" үткәрелә. Бу хактагы документ ТР Министрлар Кабинетында бастырылды. "Аеклык бәйрәме" республикада гомер итүчеләрне сәламәт яшәү рәвешенә этәрү максатыннан уздырыла. Исегезгә төшерәбез, быелның 7 аенда республикада ялган исерткеч эчемлек эчү аркасында 217 кешенең гомере өзелгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 18 кешегә (7...
-
15 август 2015 - 04:59Дөньяны үзгәрткән биш фикерУңышсызлык - барысын да өр-яңадан башлау өчен менә дигән мөмкинлек ул. Генри Форд. Әгәр мәсьәләне ничектер хәл итеп була икән, аның турында борчылырга кирәкми. Әгәр хәл итеп булмый икән, борчылуның мәгънәсе юк. Далай Лама. Сез бик талантлы, бик тырыш булсагыз да, кайбер нәтиҗәләргә ирешү өчен вакыт узу кирәк: хәтта тугыз...
-
15 август 2015 - 04:54Яулыклы, түбәтәйле Сабантуй [+фоторепортаж]Якшәмбе көн - 9 августта районыбызның Лесхоз бистәсендә мөселманнар өчен Сабан туе узды. Бәйрәм югары дәрәҗәдә әзерләнгән, дип бәяләде килгән кунаклар. Аллаһның рәхмәте белән көне дә аяз, җылы, җиләс булды. Бәйрәм Лесхоз имамы Әхмәт хәзрәт Сафинның Коръән укуы белән башланып китте. Тантана ачылышында Җәмигъ мәчетенә дин сабагына йөрүче кызларның Аллаһны...
-
15 август 2015 - 04:5085 еллыкка - 85 чакрым16 августта Саба районы оештырылуның 85 еллыгына, Татарстан АССР төзелүнең - 95 һәм республикабыз дәүләтчелегенең 25 еллыгына багышланган велосипед ярышлары үткәреләчәк.
-
15 август 2015 - 04:46Сабада – Швейцария бадминтончылары [+фоторепортаж]Өченчекөн Сабада Швейцариянең "Невшатель" бадминтон клубы вәкилләре булды. Клуб тренеры Павел Уваров (ул үзе тумышы белән Ижевскидан) Невшатель шәһәреннән алып килгән 15 спортчы районыбыз белән танышуны Тимершык урта мәктәбеннән башлады. Биредәге спорт залында иптәшләрчә очрашу үткәрделәр. Невшатель бадминтончыларына каршы нигездә Завод-Нырты урта мәктәбе укучылары уйнады. Җиңүне аз гына өстенлек белән...
-
15 август 2015 - 04:43Хезмәтләре өчен рәхмәт белдерепҖирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Килдебәк авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Эльмира Наил кызы Исмәгыйлова Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Урман хуҗалыгында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары профессионализмнары өчен җаваплылыгы чикләнгән "Саба лесхозы" җәмгыяте агач эшкәртү комплексы механигы Рөстәм Тимершәех улы Әхтәмҗанов, агач кисү цехы мастеры...
-
15 август 2015 - 04:34Хәйриячеләрдән - матур бүләкләр [+фоторепортаж]Бала үстерүче гаиләләрнең куанычлы мәшәкатьләре бик күп. Яше җиткәч, бакча белән саубуллашкан улыңны яки кызыңны мәктәпкә озату шулар арасыннан иң истәлеклеседер, мөгаен. Бергәләп мәктәп формасы, спорт киемнәре сатып алу, портфельнең иң җайлысын сайлап, аңа уку-язу кирәк-яракларын тутыру - балага һәм аның әти-әнисенә дә зур шатлык. Шул ук вакытта аз тәэмин...
-
15 август 2015 - 04:29"Китапка икенче сулыш бир" республикакүләм хәйрия акциясеТатарстанда "Китапка икенче сулыш бир" республикакүләм хәйрия акциясе уза. Акция 22 июльдән башланды, 22 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге хәйрия акциясе мәктәп китапханәләре фондын укыту-методик, фәнни-популяр, белешмә һәм матур әдәбият белән баету максатыннан үткәрелә. Акциядә мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре һәм теләкләре булган барлык райондашларыбыз, шул исәптән оешмалар катнаша ала.
-
15 август 2015 - 04:23Яшәгән җиребезне тәртиптә тоту мәсьәләсе игътибар үзәгендә булуы мөһимЗур бәйрәм - Республика көнен барлык торак пунктлары ялт иткән, төзекләндерелгән район буларак каршыларга тиешбез. Гомумән, яшәгән җиребезне тәртиптә тоту мәсьәләсенең һәрчак игътибар үзәгендә булуы мөһим. Шул максаттан Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карары белән авылларны, урамнарны, чишмәләрне, оешма-предприятие биләмәләрен, зиратларны санитар чистарту, чүп үләннәреннән арындыру, нормаль хәлгә китерү...