Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

85 еллыкка - 85 чакрым

16 августта Саба районы оештырылуның 85 еллыгына, Татарстан АССР төзелүнең - 95 һәм республикабыз дәүләтчелегенең 25 еллыгына багышланган велосипед ярышлары үткәреләчәк.

Максаты - районда велосипед спортын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкның истәлекле даталарга игътибарын җәлеп итү. Ярышларда теләгән, табиб белешмәсе булган һәркем катнаша алачак. Ярышларга старт сәгать 9да район үзендәге Билгесез солдат һәйкәле яныннан биреләчәк. Маршрут Саба - Лесхоз - Иштуган - Шәмәрдән -Эзмә - Байлар Сабасы автомобиль трассасы буйлап уза һәм барысы 85 километрны тәшкил итә. Велоузыш якынча 17.00 сәгатьтә ярышка старт бирелгән урында төгәлләнәчәк. Ярышта катнашучыларның башларында саклагыч велошлем булуы мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев