Татарстанда "Аеклык бәйрәме" уздырыла
Яңалыклар

Татарстанда "Аеклык бәйрәме" уздырыла

7-16 сентябрь көннәрендә Татарстанда "Аеклык бәйрәме" үткәрелә. Бу хактагы документ ТР Министрлар Кабинетында бастырылды. "Аеклык бәйрәме" республикада гомер итүчеләрне сәламәт яшәү рәвешенә этәрү максатыннан уздырыла. Исегезгә төшерәбез, быелның 7 аенда республикада ялган исерткеч эчемлек эчү аркасында 217 кешенең гомере өзелгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 18 кешегә (7...

7-16 сентябрь көннәрендә Татарстанда "Аеклык бәйрәме" үткәрелә. Бу хактагы документ ТР Министрлар Кабинетында бастырылды.
"Аеклык бәйрәме" республикада гомер итүчеләрне сәламәт яшәү рәвешенә этәрү максатыннан уздырыла. Исегезгә төшерәбез, быелның 7 аенда республикада ялган исерткеч эчемлек эчү аркасында 217 кешенең гомере өзелгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 18 кешегә (7 %) күбрәк дигән сүз.

Нет комментариев