Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәйриячеләрдән - матур бүләкләр [+фоторепортаж]

Бала үстерүче гаиләләрнең куанычлы мәшәкатьләре бик күп. Яше җиткәч, бакча белән саубуллашкан улыңны яки кызыңны мәктәпкә озату шулар арасыннан иң истәлеклеседер, мөгаен. Бергәләп мәктәп формасы, спорт киемнәре сатып алу, портфельнең иң җайлысын сайлап, аңа уку-язу кирәк-яракларын тутыру - балага һәм аның әти-әнисенә дә зур шатлык. Шул ук вакытта аз тәэмин...

Бала үстерүче гаиләләрнең куанычлы мәшәкатьләре бик күп. Яше җиткәч, бакча белән саубуллашкан улыңны яки кызыңны мәктәпкә озату шулар арасыннан иң истәлеклеседер, мөгаен. Бергәләп мәктәп формасы, спорт киемнәре сатып алу, портфельнең иң җайлысын сайлап, аңа уку-язу кирәк-яракларын тутыру - балага һәм аның әти-әнисенә дә зур шатлык.
Шул ук вакытта аз тәэмин ителгән гаиләләрдә балага мәктәп формасы алу да кайчак проблемага әйләнә. Нәкъ менә шушыларны күздә тотып республикада "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе старт алды. Әлеге хәйрия чарасы 2007 елдан үткәрелә һәм ата-аналарда да зур хуплау таба. Яңа уку елында районда беренче сыйныфка 378 бала барачак, аларның 68е ярдәмгә мохтаҗ. Ягъни алар арасында сәламәтлекләре чикле, аз керемле яки күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр бар. 7 августта әлеге хәйрия акциясе кысаларында балаларга мәктәп-кирәк яраклары алу өчен акчалата бүләкләр һәм букчалар тапшырылды. Хәйрия бәйрәме Балалар иҗат үзәгендә тантаналы шартларда башланып китте. Район башлыгы Рәис Миңнеханов әти-әниләрне, балаларны тәбрикләп, мәктәпкә җыенырга булышлык күрсәтүче эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-Дәүләтебезгә рәхмәт, - дип башлады ул үзенең чыгышын чараларда. - Балалар бакчалары төзелә, урта мәктәпләр төзекләндерелә, ныклы белем алу өчен һәрьяклап җиһазландырыла, спорт мәйданчыклары эшләнә. Шулай ук бу акция халыкның бер-берсенә булышу чарасы да. Без бүген нинди балалар тәрбиялибез, киләчәгебез дә шундый булачак. Балалар аякка баскан вакытта бердәм булып аларга ярдәм итәбез икән, киләчәгебез дә якты булыр. Өстәмә табышларын ярдәмгә мохтаҗлар белән бүлешкән хәйриячеләргә рәхмәт.
Фоторепортаж 1
Фоторепортаж 2
Фоторепортаж 3
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X