Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яулыклы, түбәтәйле Сабантуй [+фоторепортаж]

Якшәмбе көн - 9 августта районыбызның Лесхоз бистә­сендә мөселманнар өчен Сабан туе узды. Бәйрәм югары дәрәҗәдә әзерләнгән, дип бәяләде килгән кунаклар. Аллаһның рәхмәте белән көне дә аяз, җылы, җиләс булды. Бәйрәм Лесхоз имамы Әхмәт хәзрәт Сафинның Коръән укуы белән башланып китте. Тантана ачылышында Җәмигъ мәчетенә дин сабагына йөрүче кызларның Аллаһны...

Якшәмбе көн - 9 августта районыбызның Лесхоз бистә­сендә мөселманнар өчен Сабан туе узды. Бәйрәм югары дәрәҗәдә әзерләнгән, дип бәяләде килгән кунаклар. Аллаһның рәхмәте белән көне дә аяз, җылы, җиләс булды.
Бәйрәм Лесхоз имамы Әхмәт хәзрәт Сафинның Коръән укуы белән башланып китте. Тантана ачылышында Җәмигъ мәчетенә дин сабагына йөрүче кызларның Аллаһны зурлап җыр башкарулары мәйданга җыелган һәр кешенең күңелен кузгатты. Нечкә хисле әбиләрнең генә түгел, бабайларның да күзләрендә яшь тамчылары иде ул мизгелләрдә. Әлеге Сабантуйга зур кунак булып килгән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтүенчә, әлеге дини чаралар балалар арасында ислам кыйммәтләрен таратуның матур бер үрнәге булып тора.
- Пәйгамбәребез, Аллаһ - гүзәл, гүзәллекне сөя, диде. Без гүзәл­лекне булдырсак, тор­­мышыбыз да матур була, ахыр­заман да артка чигенә. Кешелек дөньясының эшләгән гөнаһысы чиктән ашкач ахырзаман башлана, диләр. Менә бүгенге мәйдандагы матурлык гүзәллеккә нигез булып торсын иде, - диде һәм Балтач районы халкы исеменнән район башлыгы Рәис Миңнехановка чиккән сөлге, бәйрәмне оештыруда катнашкан җитәкчеләргә чигүле кулъяулык бүләк итте.
Район башлыгы Рәис Миңнеханов бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Мәйдан тирәли тезелешеп утырган ак яулыклы апа-әбиләр, түбәтәйле бабайлар мөселманнар сабан туеның әһәмиятен балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә кыйммәте зур булуын күрсәтте. Район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов та:
-Бу бәйрәмнең максаты бүләк алуда түгел. Бер-беребезне күрү, аралашу, мөселманнарны матур яктан күрсәтү, - дип билгеләп үтте.
Сабантуйда катнашучыларның саны зур иде. Кунаклар арасында Балтач, Балык Бистәсе, Кукмара районнары белән бергә күрше Мари Иленнән, шулай ук махсус Казаннан кайтучыларны да очраттык.
Мисалга, Язилә Сөләйманова, Гөлфия Шәрәфетдинова интернет челтәреннән укып, Мари иленең Бәрәңге районыннан ук килгәннәр.
-Бәйрәм бик ошады, күп кенә уеннарда катнаштык, бүләкләр алдык. Әмма хикмәт бүләк алуда гына түгел. Без монда килеп үзебезнең татар икәнлегебезне генә түгел, мөселманлыгыбызны тойдык, - диләр күрше республикадан килгән ханымнар.
Бүләк дигәннән, бәйрәмгә кил­гән халык үзләре дә бирнәсез килмәгән. Ә уеннарда призлы урын алучыларга иң зур һәм төп бүләкләрне алуда район мөхтәсибәтенә районыбыз эшмәкәрләре дә ярдәмгә килгән.
Фоторепортаж
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев