28 август 2015 яңалыклары
-
28 август 2015 - 11:10Хәрби егет 6 нчы каттан егылып төшкән сабыйны коткарганКазанда Россия ЭЭМның Идел буе төбәге командованиесе махсус билгеләнешле (спецназ) отряды хәрби хезмәткәре контракт хезмәте ефрейторы Алексей Васильев 6 нчы каттан егылып төшкән 3 яшьлек кыз баланы коткарган. Бүген бу хакта әлеге командование матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Казанда хезмәт көненнән соң өенә кайтып барган вакытта күп катлы йортларның берсендәге ыгы-зыгыга...
-
28 август 2015 - 11:09Бушка дигәч, рәхәт булып китә индеКазанда җиһазлар сата торган бер бик зур кибеттә стакан сатып алсаң, бушка күбенгәнче лимонад эчәргә була. Бөтен дөньяга билгеле алты төрле исемле лимонадлар. Беренче күргәндә, мин дә ышанмаган идем. Әле ул вакытта әни дә исән иде... Казанга беренче тапкыр килеп шундый нәрсәне үз күзләре белән күргән авыл хатынына ел буе...
-
28 август 2015 - 08:23“Теремок“ нәниләрне сөендерә"Балама бакча булса, эшкә бик чыгар идем дә". 2011 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикабызда "Бәләкәч" программасына старт бирелгәч, мондый уфтанулы сүзләрне әйтүче аналар саны ел саен кими бара.
-
28 август 2015 - 07:15"Лада" автомобильләренә сентябрь аеннан бәяләр арта"Ведомости" чыганагы "Лада" автомобильләренең сентябрь аеннан бәяләре артуы турында хәбәр итә. Бүяләр барлык модельләргә 3 процентка артыр дип көтелә. Ел башыннан "Лада"ларның бәяләре 12 процентка кадәр күтәрелде. Шул исәптән Тольятти заводының сатулары да кими, тик, аңа карамастан, "Лада" Рәсәй базарында иң күп сатыла. торган имашиналар рәтен җитәкли.
-
28 август 2015 - 07:07Математикадан БДИ баллары ник түбәнУзган уку елындагы БДИ нәтиҗәләре буенча рус теленнән Казан мәктәпләрендә укучылар сынатмаган. Казан нәтиҗәләр буенча Екатеринбургтан гына калыша. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 74 проценты Казандагы югары уку йортларына кергән. - Казан искиткеч шәһәр, һәр өлкәдә дә рейтингларның иң алдынгы сызыгында ул, башкалабызның киләчәге өметле. Шуңа да сәләтле балалар үзебездә калырга тиеш,...
-
28 август 2015 - 06:33Хәер акчасы гына коткармыйКүптән түгел бер ашта булырга туры килде. Йорт хуҗалары да, аларның туганнары да хәергә күп итеп сөлгеләр, баш яулыклары әзерләгән. Исем китеп торды. Берсен-берсе уздырып, сәдака өләштеләр. Ә табын янында 50ләп кеше бар. Аллаһ кабул итсен! Ә кайдадыр хәер өләшү бөтенләй юк. Кайсы дөрес? Барыбыз да бер Татарстанда яшәсәк тә,...
-
28 август 2015 - 06:26Кечкенә сабый суперкеләй ашаганЯр Чаллыда өлкәннәр игътибарыннан читтә калган кечкенә сабый суперкеләй тюбигы тапкан. Аннан келәйне сыгып чыгарган да ашаган. Нык елаган баланы озак тынычландыра алмагач, әни кеше ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга мәҗбүр булган. Тикшерү баланың авыз эче куышлыгындагы лайлалы тышча янганын күрсәткән. Хәзер бала шифаханәдә - табиблар күзәтүе астында. Әлмәт таңнары
-
28 август 2015 - 06:13Исерткеч эчемлекләр эш вакытында гына сатылачакИсерткеч эчемлекләрне кичке сәгать алтыдан иртәнге тугызга кадәр сату тыелырга мөмкин.
-
28 август 2015 - 05:45Ир белән хатын бер үк көнне төрле урында үлгәнИртә белән үтеп баручылар йорт янында ирнең үле гәүдәсенә тап булалар. Күрүчеләр әйтүенчә, ул өйдән чыккан да аңын югалтып егылып үлгән. Ә шушы ук көнне ирдән чак кына алдарак шифаханәдә хатыны үлгән. Аңа эчәклегенә операция ясаган булганнар. Иргә хатынының үлүе турында хәбәр итәргә дә өлгерми калганнар. Бу хәл Яр Чаллының...
-
28 август 2015 - 05:34770 меңлек катерны урлап качканнарХәзерге вакытта шушы кыйммәтле катерны һәм аны урлап качкан каракны эзлиләр. Бу хәл Яшел Үзән районында була. Төнлә белән "Сильвер-ХАВК 540" кыйммәтле катерны урлыйлар. Аңарда 500 меңлек «Ямаха-115» моторы торган була. Интертат.ру
-
28 август 2015 - 05:30Бүген яшенле яңгыр көтеләТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә - 28 августта, республикада болытлы һава булачак. Кичкә таба кыска вакытлы яшенле яңгыр явуы көтелә. Көндезге һава температурасы - 20 градус, ә төнлә 10-11 градус җылы булачак, дип фаразлана. Интертат.ру
-
28 август 2015 - 05:27Мәгариф оешмаларында акча җыюга нокта куелаБүгеннән бу темага башка әйләнеп кайтмаслык итеп хәл итәргә кирәк. Мәгариф учереждениеләрендә акча җыюлар, ришвәтчелек булмаска тиеш. - Ата-аналар фонды үзе теләп биргән акчаны да моннан соң бары исәп-хисап счеты аша гына күчертергә өйрәнегез. Бу хакта күптән сөйләшүләр алып барылса да, шикаятьләр килә тора. Шуңа да бу мәсьәләгә аеруча игътибар...
-
28 август 2015 - 05:11Югары Утар балалар йорты-интернатында яшелчә уңышы мул булган [+фоторепортаж]Югары Утар балалар йорты үзенең төрледән-төрле чәчәкләре белән тирә-юньдә дан тота. Биредә яшелчә бакчалары да бар , анда кыяр, кабак, кишер, суган һәм башкаларны үстерләр.
-
28 август 2015 - 05:09Заводта агачка кысылып бер ир үлгәнХезмәттәшенең саксызлыгы аркасында 47 яшьлек хезмәткәрнең гомере шунда ук өзелә. Әлеге көтелмәгән хәл "Яшел Үзән фанер заводы"нда була. Эшче кулы белән калдык-постык агачларны чистартып йөргән вакытта, аның хезмәттәше бу ирне күрмичә станокны кабызып җибәрә. Нәтиҗәдә, ир агач астында кала һәм җан бирә. Хәзерге вакытта бу эш буенча тикшерү бара. Интертат.ру