Саба таңнары

11 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 11 сентябрь 2015 - 11:38
    Сабада бүген-иртәгә кырау төшү ихтималы бар
    Иртәгә төнлә Татарстанда кырау төшүе ихтимал. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республиканың көнчыгыш районнарында төнлә - аеруча иртәнге 3-6 сәгатьләр тирәсендә, көчсез һәм кыска вакытлы гына кырау төшүе күзәтеләчәк. Интертат.ру
    532
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 11:17
    Балаларга бу атнада иң сирәк кушылган исемнәр
    Бу атнада әниләр арасында 19 яшьлеге, 41 яшьлеге дә бар. Әтиләре 20дән алып 55 яшькә кадәргеләр. Балаларга кушылган популяр исемнәр булып Эмилия, Кәрим, Кириллар саналса, иң сирәк исемнәрдән Рукайя, Язилә, Айлин, Радельләрне атарга мөмкин. Шәһри Казан
    25
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 11:09
    18 яшьлек кызны көчләгән ир-атны эзлиләр
    Казандагы бер кунакханәдә 18 яшьлек кызны көчләгән ир-атны эзлиләр. Аның кем булуы ачыкланган инде. Әлеге хәл 2014 елның 6 мартында була. Сахаров урамындагы бер кунакханә бүлмәсендә билгесез ир-ат 18 яшьлек кызны көчли. Җинаять эше кузгатыла. Хокук сакчылары әлеге җинаятьне кылуда 30 яшьлек ир-ат - Нияз Ильясович Сәлимовның катнашы барлыгын ачыклаган....
    547
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 10:56
    «Молодец хатыннар» турында
    «Бала туарга тиеш, шуны гына табам да яңадан эшкә тотынам» - Төмәндәге партнерым Верадан килгән шушы e-mail хәбәрне укуга, башта аптырашта калган идем, аннары: «Бала тәмен белми әле ул, тапсын гына, дөньясын онытачак, эш турында уйламаячак та», - дип тынычландым. Лә­кин ялгышканмын - баласы туып ике атна үтүгә, яңадан җиң...
    594
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 10:31
    Татарстанда 40 меңнән артык сабый балалар бакчасына урнашмаган
    Россия кулланучылар хокукын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда Татарстанда 40665 сабый балалар бакчасына урнашмаган. Бу - республиканың 7 яшькә кадәрге балаларның 11,9 %ы дигән сүз. Идарә тармагы күзәтүендә барлыгы 2012 мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмасы бар икән. Аларга 203 262 бала йөри. Быелның апреленнән балалар бакчасына урнашмаган...
    614
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 10:27
    Россиядә яңа валюта паникасы оешып килә
    24 август аздан гына "кара дү­шәмбе" исеме белән "бүләк­ләнмичә" калды, чөнки доллар һәм нефть тандемының яңа рекордлар куюы нәти­җәсендә Мәскәүдә инде сумнарын долларга алыштыручылар чиратка тезелеп алды. Үзәк банк исә дол­лар­ның рекордлы курсын рәс­ми рәвештә билгеләп куйды: 25 августка ул 70 сум 74 тиенгә тигез. Хәтта үткән елгы декабрь матавыгында...
    556
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 07:45
    Исерек килеш руль артына утыру тагын да ныграк кесәгә сугачак
    Исерек килеш руль артына утыру тагын да ныграк кесәгә сугарга мөмкин. Россия Юстиция министрлыгының тәкъдиме хупланса, һичшиксез, шулай булачак. Шулай итеп, исерек шоферларга карата җәза кырысланырга тора: аларның тимер атлары 30 мең сум штраф түләми торып, хуҗаларына бирелмәячәк. Димәк, штрафстоянкада сәгать узган саен "акча эшли", дигән сүз. Хәзер машиналарны махсус...
    470
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 07:43
    Яшел Үзән урманында гөмбәчеләргә аю ташланган
    Мари урманында - Волжск белән Яшел Үзән районы чигендә балаларын саклау максатыннан ана аю гөмбә җыючы хатын-кызга ташланган. Әлеге хәл кичә, 10 сентябрьдә, булган. Волжск шәһәренең ике кешесе урманга гөмбә җыярга килгән була. Алар каршына ике баласын ияртеп ана аю килеп чыга. Аю хатын-кызга ташланган, тәпие белән корсагына суккан, тәнен...
    560
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 06:50
    “Булгария” теплоходы батуда гаепләнүче амнистиягә эләкте
    2011 елда Идел елгасында булган зур фаҗигане һәркем хәтерлидер. Анда йөздән артык кеше үлде.Арада бер гаепсез балалар да бар иде. Теплоходны арендага алган "Аргоречтур" башлыгы Светлана Инякина Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан игълан ителгән амнистиягә эләкте. Суд аның тугыз ел ярымлык төрмә җәзасын өч мәртәбә киметте. Әлмәт таңнары
    489
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 06:46
    Татарстанда эшсезләр саны кимегән
    8 сентябрьгә Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16260 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе бу көнгә 0,79 % күрсәткечендә саклана. Хисап атнасы барышында 728 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 317се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 50 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган. Гомумән...
    643
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 06:36
    Интернет аша гына "Военный билет" сатып баемакчы булганнар
    Узган елның җәендә өч дус - 28 яшьлек Александр Антошкин, 31 яшьлек Руслан Исламов һәм 28 яшьлек Андрей Гаврильчев Интернет челтәрендә медицина күрсәткечләре буенча армиядә хезмәт итмичә генә хәрби билет алып бирергә ярдәм итүләре турында белдерү урнаштыралар.Билгеле инде, бушка түгел, акчага ярдәм тәкъдим итәләр. Аларның белдерүенә ике студент «каба». Сөйләшә...
    462
    0
    0
Реклама