Саба таңнары

15 декабрь 2015 яңалыклары

  • 15 декабрь 2015 - 13:47
    Балык Бистәсе фермеры пакетларга тутырып 121 миллион сумлык сөт саткан
    Балык Бистәсе районы Олы Елга авылыннан фермер Минзөфәр Исмәгыйлев сөт эшкәртү белән шөгылләнә. Быел 11 айда ул 121 млн. сумлык продукция - пастерилизацияләнгән һәм пакетларга тутырылган сөт, эремчек, сөт өсте җитештереп саткан. Авыл эшкуары берләшмәсендә Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарының 8 авылыннан һәм 7 авыл хуҗалыгы предприятиесеннән һәркөнне 16-19 тонна...
    485
    0
    0
  • 15 декабрь 2015 - 12:19
    Путин яңа минималь хезмәт хакы күләмен билгеләде
    Россия Президенты Владимир Путин яңа минималь хезмәт хакы күләмен билгеләде. 2016 елның 1 гыйнварыннан илдә минималь хезмәт хакы күләме аена 6204 сум булачак. Әлеге үзгәреш "Минималь хезмәт хакы күләме турында"гы федераль канунның аерым маддәсенә кертелгән. Документ Дәүләт Думасы тарафыннан 2 декабрьдә кабул ителгән, Федерация Советы тарафыннан 9 декабрьдә хупланган. Интертат.ру
    403
    0
    0
  • 15 декабрь 2015 - 12:11
    Федераль чиновниклар чынлыкта акчаны күбрәк ала башлаганнар
    Ил җитәкчелеге быел яз югары урыннар биләүче түрәләрнең хезмәт хакларын 10 процентка киметергә карар иткән иде. Ләкин, Росстат мәгълүматларына караганда, федераль чиновниклар чынлыкта акчаны күбрәк ала башлаганнар. Быелның гыйнварыннан сентябренә кадәр хөкүмәтнең бөтен федераль органнарында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 3,8 процентка арткан һәм бүген аена...
    401
    0
    0
  • 15 декабрь 2015 - 07:45
    "Шарның" температурасы елдан-ел күтәрелә
    Парижда климаттагы үзгәрешләргә багышланган конференция - халыкара саммит бара. Аның ачылышында 195 дәүләтнең җитәкчеләре дә катнашты. Шулкадәр күп санда дөнья лидерлары очрашкач, әлбәттә, сүз климаттагы үзгәрешләр хакында гына түгел, ә сәясәт, террор белән бәйле соңгы вакыйгалар турында да барды. Ләкин Франция президенты Франсуа Олланд башта ук террорчылык темасы көн тәртибендәге...
    400
    0
    0
  • 15 декабрь 2015 - 07:33
    Замана афәте: 13 көндә 20 кешенең гомере өзелгән
    Декабрьнең 13 көнендә республика юлларында кеше сәламәтлегенә зыян китерердәй 165 транспорт һәлакате булган: 20 кеше һәлак булган һәм 197се төрле тән җәрәхәте алган. Машина йөртүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары да еш күзәтелә. Татарстан ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, 11-13 декабрь көннәрендә генә дә Татарстанда исерек килеш транспорт чарасы белән...
    414
    0
    0
  • 15 декабрь 2015 - 06:59
    Татарстанда чит ил авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау өчен запас частьлар җитештерелә башлаган
    Республиканың унлаган районында агросәнәгать комплексының махсуслаштырылган предпритиеләре комбайннар һәм чәчү комплекслары өчен детальләр җитештерүне үзләштергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов белдерде. Аның сүзләренә караганда, декабрь башына кадәр республика районнарында тракторларның 45 проценты, азык җыю машиналарының...
    474
    0
    0
  • 15 декабрь 2015 - 06:37
    15 декабрь - Халыкара чәй көне
    494
    0
    0
  • 15 декабрь 2015 - 06:32
    Татарстан башкаласында яңа ел алдыннан утлардан шоу тәкъдим ителә
    Казан кремленың Спас манарасында Яңа ел алдыннан утлардан шоу тәкъдим ителәчәк: 3D-mapping форматында Яңа елга бизәлгән Казан, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Ростов-на-Дону, Владивосток калаларының күркәм урыннары яктырткычлар ярдәмендә сурәтләнәчәк. Ул уникаль шоуны 23 декабрьдән 31енә кадәр һәр кичне 18.00-22.00 сәгатьләрдә күзәтеп булачак. Татар-информ
    418
    0
    0
  • 15 декабрь 2015 - 05:59
    Бозга керү куркыныч!
    Хәзерге вакытта Татартсан сулыкларында боз катламы тотрыклы түгел, шуңа да белгечләр сак булырга киңәш итә. Бигрәк тә, су агымы көчле булган урыннарда куркыныч, ди алар.
    619
    0
    0
  • 15 декабрь 2015 - 05:47
    Сабада туйларга да тикшерүчеләр килүе ихтимал
    Полиция һәм дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре сәүдә нокталарын, хәтта җәмәгать туклануы предприятиеләрендә - кафе, рестораннарда барган банкетларны ныклап тикшерергә кереште, дип хәбәр итә "Безнең Чирмешән" газетасы. Бу чаралар 10 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр дәвам итә. Хикмәт шунда, бу чорда легаль булмаган алкоголь белән көрәш буенча ункөнлек игълан ителгән. "Әгәр табыннарда...
    395
    0
    0
  • 15 декабрь 2015 - 05:37
    Ир-атның эскалатордан егылуын видеокамера төшереп алган [+видео]
    14 декабрь көнне Казанның Ямашев проспектында урнашкан мәгълүм бер сәүдә үзәгендәге эскалатордан ир-атның 10 метр биеклектән егылып төшеп үлүе турында хәбәр булган иде. Фаҗига урыныннан видеокамера төшереп алган язма да пәйда булды. Әлмәт таңнары
    407
    0
    0
  • 15 декабрь 2015 - 05:07
    Якташыбыз Рөстәм Хөсәенов республикакүләм пауэрлифтинг ярышларында призлы урын яулады [+фото]
    12 декабрь көнне Яшел Үзән шәһәрендә булып үткән республикакүләм пауэрлифтинг ярышларында Түбән Шытсу авылында туып үскән якташыбыз Рөстәм Хөсәенов призлы II урын яулады.
    444
    0
    0
Реклама