Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Шарның" температурасы елдан-ел күтәрелә

Парижда климаттагы үзгәрешләргә багышланган конференция - халыкара саммит бара. Аның ачылышында 195 дәүләтнең җитәкчеләре дә катнашты. Шулкадәр күп санда дөнья лидерлары очрашкач, әлбәттә, сүз климаттагы үзгәрешләр хакында гына түгел, ә сәясәт, террор белән бәйле соңгы вакыйгалар турында да барды. Ләкин Франция президенты Франсуа Олланд башта ук террорчылык темасы көн тәртибендәге...

Парижда климаттагы үзгәрешләргә багышланган конференция - халыкара саммит бара. Аның ачылышында 195 дәүләтнең җитәкчеләре дә катнашты. Шулкадәр күп санда дөнья лидерлары очрашкач, әлбәттә, сүз климаттагы үзгәрешләр хакында гына түгел, ә сәясәт, террор белән бәйле соңгы вакыйгалар турында да барды. Ләкин Франция президенты Франсуа Олланд башта ук террорчылык темасы көн тәртибендәге төп мәсьәләне икенче планга күчерергә тиеш түгел дип кисәтеп куйды.

Чыннан да, климаттагы үзгәрешләр, төгәлрәге, аның җылынуы - XXI гасырда кешелек алдында торган иң зур проблемаларның берсе. Атмосферага парник газлары бүленеп чыгу сәбәпле, планетада температура елдан-ел күтәрелә. Нәтиҗәдә, Гренландиядә, Төньяк Антарктидада бозларның бөтенләй эреп бетеп, күп кенә илләрнең су астында калу куркынычы, хайваннар дөньясында коточкыч мутацияләр башлану ихтималы бар.

Глобаль җылынуга бөтен планета белән бердәм каршы тора алмауның сәбәбе әлеге дә баягы акча мәсьәләсенә килеп төртелә. Алга киткән илләр климаттагы үзгәрешләргә каршы көрәшкә алар гына түгел, ә промышленностьлары үскәнлектән парник газлары бүлеп чыгу күләмен арттыручы Кытай, Һиндстан һәм Бразилия кебек илләр дә акча кертсеннәр дип баралар. Ә соңгылары исә, киресенчә, бай дәүләтләр климат үзгәрешләрен җайлауга ел саен 100 миллиард доллар тотачакбыз дигән вәгъдәләрен үтәсеннәр диләр. Шул ук вакытта Дөнья океаны күтәрелү нәтиҗәсендә су астында калырга мөмкин булган утраулардагы дәүләтләр бездән акча көтмәгез, чөнки безне сез батырасыз дип кырт кисәләр.

Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев