Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балык Бистәсе фермеры пакетларга тутырып 121 миллион сумлык сөт саткан

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылыннан фермер Минзөфәр Исмәгыйлев сөт эшкәртү белән шөгылләнә. Быел 11 айда ул 121 млн. сумлык продукция - пастерилизацияләнгән һәм пакетларга тутырылган сөт, эремчек, сөт өсте җитештереп саткан. Авыл эшкуары берләшмәсендә Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарының 8 авылыннан һәм 7 авыл хуҗалыгы предприятиесеннән һәркөнне 16-19 тонна...

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылыннан фермер Минзөфәр Исмәгыйлев сөт эшкәртү белән шөгылләнә. Быел 11 айда ул 121 млн. сумлык продукция - пастерилизацияләнгән һәм пакетларга тутырылган сөт, эремчек, сөт өсте җитештереп саткан.

Авыл эшкуары берләшмәсендә Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарының 8 авылыннан һәм 7 авыл хуҗалыгы предприятиесеннән һәркөнне 16-19 тонна сөт җыела. Монда ул эшкәртелеп, көн саен 4 тонна пастерилизацияләнгән һәм пакетларга тутырылган сөт, 30 кг эремчек, 25 кг сөт өсте кулланучыларга озатыла.

Фермерның 59 гектар авыл хуҗалыгы җирләре, шул исәптән 52 гектар чәчүлек җирләре бар. Минзөфәр Исмәгыйлев хуҗалыгында 21 кеше эшли. Эшчеләрнең уртача хезмәт хакы 25 мең сум, дип җиткерә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X