Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Федераль чиновниклар чынлыкта акчаны күбрәк ала башлаганнар

Ил җитәкчелеге быел яз югары урыннар биләүче түрәләрнең хезмәт хакларын 10 процентка киметергә карар иткән иде. Ләкин, Росстат мәгълүматларына караганда, федераль чиновниклар чынлыкта акчаны күбрәк ала башлаганнар. Быелның гыйнварыннан сентябренә кадәр хөкүмәтнең бөтен федераль органнарында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 3,8 процентка арткан һәм бүген аена...

Ил җитәкчелеге быел яз югары урыннар биләүче түрәләрнең хезмәт хакларын 10 процентка киметергә карар иткән иде. Ләкин, Росстат мәгълүматларына караганда, федераль чиновниклар чынлыкта акчаны күбрәк ала башлаганнар.

Быелның гыйнварыннан сентябренә кадәр хөкүмәтнең бөтен федераль органнарында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 3,8 процентка арткан һәм бүген аена уртача 100 мең сум тәшкил итә икән. Акчалар бигрәк тә Хисап палатасы штатында торучыларныкы нык арткан - 40 процентка диярлек һәм анда бүген хезмәткәр уртача 171 мең сум ала. Шулай ук Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы аппаратында тир түгүчеләр дә 26 һәм 29 процентка баеган: беренчесендә уртача хезмәт хакы 151 мең сум, икенчесендә 123 мең сум. Дөрес, Президент аппаратында акча артмаган, ләкин аның хезмәткәрләре бүтән түрәләрдән шактый югары - аена уртача 206,5 мең сум ала. Шул ук вакытта хөкүмәт эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне бетерде, ә страховка пенсияләрен нибары 4 процентка гына арттырырга карар итте.

Хөкүмәтнең 10 процентка киметү турындагы мәгълүм карары белән бүгенге хезмәт хаклары арасындагы тәңгәлсезлекне экспертлар закондагы үзенчәлекләр белән аңлаталар. Аның нигезендә, чиновникларның хезмәт хаклары берничә өлештән тора: төп өлеш, стаж өчен, дәүләт серен сатмаган өчен һәм башка өстәмәләр. "Ил җитәкчелеге ун процентка кисү турында әйткәндә сүз хезмәт хакының кайсы өлеше турында барганын ачыкларга кирәк. Бу очракта түрәләрнең хезмәт хакларын киметү турындагы карар аның акчасының әллә ни зур булмаган бер өлешенә генә кагылганы күренеп тора. Шул кимүне компенсацияләү өчен хезмәт хакының бүтән өлешен арттырып куйганнар", - ди "2К" аудиторлык компаниясе идарәчесе Т.Касьянова.

Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев