Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бозга керү куркыныч!

Хәзерге вакытта Татартсан сулыкларында боз катламы тотрыклы түгел, шуңа да белгечләр сак булырга киңәш итә. Бигрәк тә, су агымы көчле булган урыннарда куркыныч, ди алар.


Елга яки башка сулыкларны боз аша кичәргә була булуын, тик аның өчен берничә шарт үтәлергә тиеш:

1. Һава торышы тотрыклы хәлгә килеп салкыннар минус биш градустан да югары булмаска тиеш.

2. Җәяүле йөри торган боз катламы бөтен төштә дә 4-5 см булуы шарт дисәләр дә, 8 см боз катламы янәшә торучы ике кешене күтәрә алса, 12-14 см 5-7 кешегә чыдам. Сулыкларны кышын кичү өчен боз 10 см калынлыкта булганда гына куркынычсыз санала.

Машина белән бозга керү катгый тыела. Искәрмә бары тик махсус автомобиль кичүе өчен. Һава торышы тотрыксыз булганда рөхсәт ителгән урыннарда да хилафлыклар килеп чыгарга мөмкин, андый вакытта боз аерата да куркыныч!
Бүгенге көнгә кадәр Татарстан сулыкларында халык күпләп чыга торган 88 урын теркәлгән.

- Шулай да бәлага тарыгансыз икән, берничә мөһим кагыйдәне истән чыгармагыз, ди 27 нче янгын сүндерү бүлеге белгечләре. - Авыр әйберләрдән котылып өслектә калырга ашыгыгыз һәм ничек булса да ныграк бозга таба шуышыгыз. Аның өчен суга төшкән урыннан бозны сындыра-сындыра боз ватылмый башлаганчы кымшанырга кирәк.
Бозга чыгу өчен корсактан аркага тәгәрәп хәрәкәтләнү яхшы. Аның өчен кулда очлы предмет - пәке яисә ачкычлар бәйләме кулланырга кирәк. Шуңа күрә бозга кергәндә алдын-артын уйлап, предметларны кулга тотып атларга киңәш итәбез. Киемнәрне салырга ашыкмагыз, чөнки тән тулысы белән чыланганчы ул гәүдәнең су өстендә торуына сәбәпче.

Тыңласаң - уңарсың, тыңламасаң, исән калган очракта да, акчаңнан колак кагарсың, ди белгечләр. Кагыйдәләрене бозып, бозга керүчеләрне бер мең сум күләмнән башлап штраф көтә.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев