Саба таңнары

Новости за 3 ноября

  • 3 ноября 2017 в 15:46
    Кояш кызы нурын чәчә
    Сабада яшәүче Кояш кызы Ләйсән Зарипова күз явын алырлык биюләре, осталыгы, гәүдәсенең сыгылмалылыгы, ирешкән уңышлары белән һәрдаим сокландырып тора. Ләйсәнебезне Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә беләләр, яраталар, сокланалар
  • 3 ноября 2017 в 14:50
    "Саба таңнары" газетасы редакциясе Әниләр көне уңаеннан каенана белән килен турында язмаларга бәйге игълан итә.
    Хөрмәтле укучыларыбыз! Ноябрь аенда иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе Халыкара әниләр көне якынлаша.Шул уңайдан без кайнана белән килен дип аталган бәйге игълан итәбез.
  • 3 ноября 2017 в 14:26
    Сатыш авылында яшәүче Якуп Габделбарый улын белмәгән кеше сирәктер.
    35 ел гомерен малларга багышлаган табиб белән “Сатыш” җәмгыятенең бозаулар торагында очраштык. “Бу торакны заманында, җитмешенче елларда әти белән әни төзегән. Әти бик оста балта остасы иде, кирпеч эшенә дә кулы ятып торды, түбә япты, тәрәзә борыслары ясады. Бик гади яшәделәр, заманына күрә авыр булса да, без – өч балага да югары белем биргәннәр”, – дип, иң элек әти-әнисен зурлап искә алды ул
  • 3 ноября 2017 в 13:54
    Һиндстанда ике башлы бала туган (ВИДЕО)
    Һиндстанның Амбайогай штатында ике башлы бала туган, дип яза “Известия”. Аны бер генә бала дип тә, сиам игезәкләре дип тә әйтергә була. Табиблар әйтүенчә, 3,7 кг булып туган сиам игезәкләренең йөрәкләре дә, бөерләре дә аерым.
  • 3 ноября 2017 в 13:48
    Гладиолус суганчаларын ничек сакларга?
    Чәчәкләрнең тамыр бүлбеләрен агып торган суда юып, атна буе киптерәбез. Аннары, авырулар һәм корткычлардан саклау өчен, фунгицид белән эшкәртәсе була.
  • 3 ноября 2017 в 13:28
    Зәйнең баллы заводына сәяхәт: чөгендер ничек шикәргә әйләнә?
    Сез көн дә чәйгә салып болгата торган шикәргә багышлап Чехиядә һәйкәл салганнарын белә идегезме? Ә шикәрнең микробларны бетерү сәләтен? Озак төзәлми торган яраларны шикәр белән бәйләсәң, ул бик тиз кипшенә, төзәлә, диләр. Яшермим, мин боларның берсен дә моңарчы белми идем.
  • 3 ноября 2017 в 13:19
    Иң туклыклысы – гөмбә
    АКШның Миннесота университеты галимнәре гөмбәнең ябыгырга теләүчеләр өчен иң шәп ризык икәнен ачыклаганнар. Алар үзләре теләк белдергән берничә кешене җыеп, аларны нигездә ит һәм гөмбә белән сыйлаганнар.
  • 3 ноября 2017 в 13:15
    Кайсы витамин сәламәтлек өчен куркыныч?
    Бүгенге көндә фармакология өлкәсе чын бизнеска әйләнде. Табибларга кешене тулысынча дәвалау файдасыз, чөнки сәламәт пациентка дару кирәкми. Аның каравы «сезонлы авитаминозлар»ны үтереп мактап рекламалыйлар. Бу кесәгә сугудан тыш, сәламәтлеккә дә куркыныч тудырырга мөмкин икәнен онытмаска кирәк.
  • 3 ноября 2017 в 13:12
    Кыю ир-атлар мамонтлар чорында ук үлеп беткән
    Тегендә-монда басылган язмаларны укып исем китә. Кызлар, акылны югалтырлык, түбәгез китә башлаганчы гашыйк булу мөмкинме? Кеше үз-үзен шулхәтле яратмый икән дип тә аптырыйм. Сезгә ошаган егет матур карамаган, җайлап сөйләшмәгән өчен газап чигәргә, үзеңне бетерергә, тормышның ямен бетерергә кирәкме соң?
  • 3 ноября 2017 в 11:00
    “Гарип булыр, "химия"дән соң таза бала табам дисеңме?” – дип, җанымны яраладылар
    Мин Пермь крае, Барда районында яшим. Билгеле, бездә дә гыйбрәтле тормыш юлы кичерүчеләр очрый. Хәер, ачылып сөйләшеп китсәң, сабак яки үрнәк алырлык хәлләр һәркем «сандыгында» бардыр ул.
Реклама