Саба таңнары
  • Тат Лат
  • 8 ноябрь 2019 яңалыклары

    • 8 ноябрь 2019 - 16:23
      Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый юнармиячеләр хәрәкәтенең җирле бүлеге слеты булып узды
      Шәмәрдән лицее базасында «Юнармия» хәрәкәтенең җирле бүлеге слеты булып узды. Ачылу тантанасы "Юнармия" байрагын чыгарудан һәм юнармиячеләр тезелүеннән башланып китте. Җирле "Юнармия" бүлеге җитәкчесе Вәлиуллин Д.М.,Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Закиров Ф.Ф. чыгыш ясап, яшь патриотларны грамота белән бүләкләделәр һәм «Юнармия» сафына багышладылар. Саба гимназиясе педагогы Хәйриев И. З. 1 дәрәҗә медаль белән, җирле "Юнармия" бүлеге җитәкчесе Вәлиуллин Д. М. 2 дәрәҗә медаль белән бүләкләнделәр. Тантанада Икшермә кадет мәктәбе «Карабиннар» һәм «Барабанчылар» отряды югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар.Чара ахырында Мемориаль һәйкәлгә чәчәкләр куелды.
      323
      0
      0
    • 8 ноябрь 2019 - 16:13
      КАБАКТАН СОК
      Кабак – үзе зур, үзе чибәр, үзе шундый туклыклы! Ниләр генә әзерләмиләр кабактан. Бөккән дисеңме, бәлеш дисеңме... Тик бу юлы без сезгә үзенчәлеклерәк рецепт тәкъдим итәбез, кабактан сок әзерләп караганыгыз юктыр әле? Ә сез ясап карагыз әле, искиткеч тәмле эчемлек!
      509
      0
      0
    • 8 ноябрь 2019 - 16:06
      Мәктәпләрдә яшь укытучылар җитми
      Россия мәктәпләрендә эшләүче укытучыларның 23 % пенсия яшенә җиткән. Ә педагогик уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрнең нибары 30 % гына мәктәпне сайлый. Бу саннар бүген Белгород шәһәрендә узучы Россиякүләм авыл укытучыларының съезды барышында игълан ителде.
      432
      0
      0
    • 8 ноябрь 2019 - 15:06
      Татарстанда буран һәм бозлавык вакытында саклык чараларын искә төшерәләр
      Бүген кичке алтындан иртәнге алтыга кадәр республикада һава торышы начарлануы көтелә.
      349
      0
      0
    • 8 ноябрь 2019 - 14:42
      МИНУСЛЫ КАРШЫЛЫКЛАР
      Мәдәният хезмәткәре буларак, күп чаралар оештырырга туры килә. Кайда оештыру – шул тирәдә көтүләре белән табигый һәм табигый булмаган каршылыклар буталып тора. Әлбәттә, алары да кирәк, каршылыкларсыз бары да шома барса, кызык та булмас иде. Кемдер синең оештыруыңнан көнләшеп аяк чалырга тырыша, чөнки ул мәгънәсез бер бәндә, аның яшәү рәвеше шундый. Синең кылган барлык гамәлләреңнең чиста күңелдән башкаруыңа ул ышанмый, чөнки көнчелек аңын биләп алып, явызлык белән сугарган. Болары һәрбер чара саен кабатлана торган табигый каршылык, мин аңа күнеккән һәм артык исем китми. Бүгенге язмамның асылында бик үк табигый булмаган каршылык­лар ята.
      376
      0
      0
    • 8 ноябрь 2019 - 14:23
      БЕЗНЕКЕЛӘР СЫНАТМЫЙ
      Районыбыз вәкилләре Түбән Камада сәламәтлекләре чикле спортчылар арасында узган шахмат, рус һәм халыкара шашка буенча республика чемпионатында үзләренең югары оешканлыкларын кабат исбатладылар. Сабадан Азат Әхмәтов халыкара шашкада пьедесталның иң югары баскычына менде. Бу инде аның 7нче тапкыр чемпион калуы. Сабабаштан аграр көллият студенты Зилә Габдрахманова шахматта беренчелекне яулады.
      291
      0
      0
    • 8 ноябрь 2019 - 13:51
      Янгын турында хәбәр җиткерү җайланмалары 67 кешене коткарган
      Быел 20 меңнән артык йортта шундый җайланмалар урнаштырылган.
      961
      0
      0
    • 8 ноябрь 2019 - 13:38
      «Йортыбыз — Татарстан»
      Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Йортыбыз – Татарстан» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең гала-концерты үтте. Чарада районыбыздан “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбәрәкова белән “Татарстан удмуртларының милли-мәдәни автономиясе”нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Анатолий Макаров катнашты.
      252
      0
      0
    • 8 ноябрь 2019 - 13:36
      Казан Кремле янында йөгереп йөргән атны видеога төшергәннәр
      Ат 1 Май мәйданы буенча чапкан һәм Казан Кремле территориясенә кермәкче булган.
      271
      0
      0
    • 8 ноябрь 2019 - 11:47
      САБАДА ЭТНОГРАФИК ДИКТАНТ ЯЗДЫЛАР
      Узган җомгада – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан район үзәк китапханәсенең укулар залында 40ка якын кеше зур этнографик диктант язды.
      261
      0
      0
    • 8 ноябрь 2019 - 11:43
      Росстат беренче тапкыр Россиядә сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар санын атады
      Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы тәмәке тартмаска, көн саен кимендә 400 грамм җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга тиеш.
      224
      0
      0
    • 8 ноябрь 2019 - 11:38
      Амур кушаматлы юлбарыс белән дуслашкан Тимур исемле тәкә үлгән: аңа һәйкәл куячаклар
      Приморскиның сафари-паркыннан күңелсез хәбәр килеп иреште. Амур кушаматлы юлбарыс белән дуслашкан легендар Тимур атлы кәҗә үлгән.
      299
      0
      0
    • 8 ноябрь 2019 - 11:25
      Россиядә ерак араларга йөрүче поездларда өстәл уеннары барлыкка киләчәк
      Пассажирларга шахмат, шашка һәм домино уеннарын тәкъдим итү киңәш ителә.
      215
      0
      0
    • 8 ноябрь 2019 - 11:20
      Кемнәргә хөрмә ашарга ярамый?
      Диетолог Анжелика Дюваль сүзләренә караганда, хөрмәдә күптөрле минераллар, шул испәтән А,В, һәм С витаминнары бар.
      566
      0
      0
    • 8 ноябрь 2019 - 10:55
      “Нургали“ мәчетендә “Мәүлид бәйрәме”
      6 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Нургали" мәчете белән берлектә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган ае уңаеннан Мәүлид бәйрәме оештырдылар. Балалар Коръән укыдылар,Салават әйттеләр.Шулай ук уен - викторина булды,сорауларга җавап биреп балалар фишкалар алдылар, һәм бу фишкаларны алар бүләкләргә алмаштырдылар, шулай ук төрле уеннар уйнадылар һәм мәҗелес ахырында чәй эчу булды.
      232
      0
      0
    Реклама