Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Йортыбыз — Татарстан»

Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Йортыбыз – Татарстан» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең гала-концерты үтте. Чарада районыбыздан “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбәрәкова белән “Татарстан удмуртларының милли-мәдәни автономиясе”нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Анатолий Макаров катнашты.

Театрның төп сәхнәсендә һәм башка мәйданчыкларында барган тамашада Татарстан буенча иң яхшы унлап коллектив вәкилләре төрле милләт мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. Республика җитәкчелеге исеменнән татарстанлыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. «Йортыбыз — Татарстан» фестивале 2012 елдан бирле оештырыла, ул ел саен географиясен киңәйтә һәм үз мәдәниятен күрсәтүче халыклар санын зурайта. Бу концертта барлыгы меңләгән кеше канашып, бу сан фестивальнең рекорды булды. 

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X