Саба таңнары

13 октябрь 2021 яңалыклары

  • 13 октябрь 2021 - 16:24
    14 октябрьгә һава торышы
    14 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә +2..+7˚, көндез +11..+16˚ градус.
    391
    0
    0
  • 13 октябрь 2021 - 16:02
    Сабаны ошатып киттеләр
    Узган атнада районыбызда «Комплекслы торак төзелеше һәм төзекләндерү» мәгариф программасы буенча делегация вәкилләре булып китте. Илебезнең төрле төбәгеннән килгән 70тән артык кеше районыбызның инфраструктура үсеше белән таныштылар, истәлекле урыннарын карадылар. Миңгәр авылыннан башланган сәяхәт район үзәгендәге “Саба” ял паркы, “Олимп” стадионы, һәм “Ямьле Саба” яр буенда дәвам итте, бистәнең яңа төзелеп килүче яңа Гаилә паркы биләмәсендә төгәлләнде.
    501
    0
    0
  • 13 октябрь 2021 - 14:55
    Актанышта баскетбол Федерациясе призына ачык турнир булып узды
    9-10 нчы октябрьдә Актанышта 2007 нче елда туган яшүсмерләр арасында баскетбол Федерациясе призына ачык турнир булып узды. Ярышларда Яр Чаллы, Әлмәт, Актаныш һәм Байлар Сабасы командалары катнашты. “Сабантуй” спорт мәктәбе данын баскетбол спорт секциясенә йөрүче спортчылар һәм аларның тренерлары Шакиров Ш.Х. һәм Гәрәфиев И.А. яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Яр Чаллы командасы, 2 нче урынны Әлмәт шәһәре командасы, 3 нче урынны «Сабантуй» командасы (Байлар Сабасы) яулады.
    410
    0
    0
  • 13 октябрь 2021 - 13:44
    QR-кодны Дәүләт хезмәтләре порталында өйдән алырга мөмкин
    Бу хезмәтне Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлеп, исәпкә алу язмасын раслап, банк кушымталары аша башкарып була.
    459
    0
    0
  • 13 октябрь 2021 - 13:19
    Ноябрьдә россиялеләр дүрт көн рәттән ял итәчәк
    Быел ноябрь бәйрәмнәре өстәмә ял көне хисабына озайтыла.
    679
    0
    0
  • 13 октябрь 2021 - 11:27
    “Минем беренче намазым”
    Саба җәмигъ мәчетендә узган якшәмбедә әнә шул исемдә үткәрелгән дини чарага әле Аллаһы Тәгалә юлына тәүге адымнарын ясаучы, динебез Ислам турында күбрәк мәгълүматлы булырга омтылучы мөслимәләр җыелды. Бәйрәм төсен алган чараның төп инициаторлары – Казанда мөселман киемнәре, яулыклары белән танылу алган Гүзәлем Миннеханова, балалар һәм хатын-кызлар өчен дини чаралар, сәүдә- ярминкәләре оештыручы Гүзәл Абдрәфыйкова, дини басмалар чыгаручы нәшрият йортының бүлек редакторы Айсылу Юлдашева иде.
    451
    0
    0
  • 13 октябрь 2021 - 10:41
    Волонтерлар 65 яшьтән өлкәнрәк булган Татарстан халкына QR-кодлар алуда ярдәм итәчәк
    Волонтерлар 65 яшьтән өлкәнрәкләргә QR-код алуда ярдәм итәчәк. Республикада халыкка ярдәм күрсәтү өчен 8 800 200 34 11 номеры буенча федераль кайнар линия эшли башлады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
    567
    0
    0
  • 13 октябрь 2021 - 10:26
    АО «Транснефть – Прикамье» выполнило плановые работы на производственных объектах в трех регионах
    АО «Транснефть — Прикамье» выполнило плановые работы на производственных объектах в Пермском крае, Республике Татарстан и Самарской области. Мероприятия проводились круглосуточно в течение 80 часов в рамках программы технического перевооружения, реконструкции и капитального ремонта с целью обеспечения стабильной транспортировки нефти.
    196
    0
    0
  • 13 октябрь 2021 - 09:50
    КФУ профессоры җылы һава торышы сакланачагын әйтте
    Октябрь аеның өченче декадасы башланганчыга кадәр һава температурасы 13-14 градус җылы була.
    507
    0
    0
  • 13 октябрь 2021 - 09:35
    «Ак Барс» Уфада «Салават Юлаев»ны җиңде
    Казан командасы сезонда икенче тапкыр Чәкчәк кубогын отты.
    421
    0
    0
  • 13 октябрь 2021 - 08:54
    Иштуган мәдәният йортында Саба районы мәдәният хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе узды
    12 нче октябрь көнне Иштуган мәдәният йортында Саба районы мәдәният хезмәткәрләренең күчмә семинар-киңәшмәсе булып узды.
    364
    0
    0
  • 13 октябрь 2021 - 08:00
    Өтернәстә “Ә йөрәктә яшьлек яши” дип исемләнгән юбилей кичәсе узды
    Өтернәс авыл клубы ачылганнан бирле, төрле елларда анда хезмәт куйган авылдашларыбызның һәрберсен олы ихтирам белән бик еш искә алабыз. 7 октябрь көнне 1973 – 1977 елларда мөдир булып эшләгән, бүгенге көндә иң актив үзешчәнебез булган Гаҗилә апа Мохетдинованы 70 яшьлек туган көне белән тәбрикләп, “Ә йөрәктә яшьлек яши” дип исемләнгән юбилей кичәсе узды.
    338
    0
    0
  • 13 октябрь 2021 - 07:51
    Горячая линия Управления Роспотребнадзора по Республике Татарстан
    Горячая линия Управления Роспотребнадзора по Республике Татарстан по вопросам введения Постановления Главного государственного санитарного врача по Республике Татарстан Об обязательной вакцинации отдельных категорий граждан по эпидемическим показаниям: (843) 236-94-11 (одноканальная) рабочие дни с 10.00 до 17.00 (обед 12.00-12.45, пятница до 15.45)
    285
    0
    0
Реклама