19 май 2022 яңалыклары
-
19 май 2022 - 16:03Аларга халыкчанлык хас2021 ел – Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан республикада, шул исәптән районнарда бик күп мәдәни чаралар үткәрелде. Шулар арасыннан иң-иң истәлеклесе, күңелгә кереп калганы, минем өчен, Шыңар мәдәният йортында узганы булды. Мөгаен, авылдашлар, туганнар һәм күршеләр янында узганга шулай күңелгә якын, газиздер ул.
-
19 май 2022 - 15:55Яшь белгечләргә ташламалы шартларда торак сатып алуда дәүләт ярдәме күрсәтү программалары һәм чаралары турында яшь гаиләләр өчен турыдан-туры эфир үткәреләТатарстан Республикасында гамәлдә булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә ташламалы шартларда торак сатып алуда дәүләт ярдәме күрсәтү программалары һәм чаралары турында яшь гаиләләргә мәгълүмат бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы тарафыннан 2022 елның 20 маенда (җомга) 17.30 сәгатьтә ВКонтакте платформасында турыдан-туры эфир үткәрелә.
-
19 май 2022 - 14:498 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләрРоссия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде
-
19 май 2022 - 14:30Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Кәүсәрия Мөхлис кызы Заһидуллина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алдыКәүсәрия Заһидуллина Балтач районы Борбаш Сәрдегән авылында гаиләдә сигезенче бала булып туган. VII сыйныфны тәмамлаганнан соң звеновод, аннары Норма авылында хат ташучы булып эшли.
-
19 май 2022 - 13:1119 май - фармацевтика хезмәткәре көне!Фармацевтика хезмәткәре көне белән котлыйбыз. Фармакологиядә иң яхшы белгечләрнең иң яхшылары булуын телибез, һәрвакытта да кешеләрне теләсә кайсы авырудан коткарырга, ә көн саен бәхет, мәхәббәт һәм шатлык витаминнарын кабул итәргә телибез.
-
19 май 2022 - 13:09Ни өчен суганга тозлы су сибәләр?Тозлы су сипкәч, суган чебене личинкалары үлә, олырак чебеннәр күкәй сала алмый. Шулай ук гөмбә споралары һәм патоген микроорганизмнар да бетә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
-
19 май 2022 - 12:00Мәктәп укучылары Россия территориясендә бушлай сәяхәт итә алачакРостуризм мәктәп укучылары өчен бушлай туристик сәфәрләр программасын башлап җибәрә. Быел аңа Россиянең 18 төбәгеннән 100 мең укучы кушылачак, дип хәбәр итте Ростуризм башлыгы Зарина Догузова Дәүләт Думасында. Бу хакта РИА Новости яза.
-
19 май 2022 - 11:29Иштуган мәдәният йорты хезмәткәрләре пионерия көненә багышланган "Пионер сере" дигән квест –уен үткәрделәр17 май көнне Иштуган мәдәният йорты хезмәткәрләре пионерия көненә багышланган "Пионер сере"дигән квест –уен үткәрделәр.
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавыХөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.
-
19 май 2022 - 10:37Югары Симет авылында гомер итүче Рәхимә Муллагали кызы Хәерова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алдыРәхимә Хәеровага сугыш башланганда 9 яшь була. «Беренче көннәреннән әтине сугышка алдылар. Кечкенә булсак та, бөтен эш безгә калды. Фермада бозаулар карадым. 12 яшькә җиткәч, атлы молотилкада эшләдем. Үзебезнең авылда ашлык суга торган машина юк, көлтәләрне төяп башка авылга алып барабыз. Берәр атна торып, суктырып алып кайтабыз. Ул вакыттагы авырлыкларны әйтеп, сөйләп бетерерлек түгел»,– ди Рәхимә апа. 1954 елда авылдашы Рәүф Хәеров белән гаилә коралар. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Рәхимә Хәерова кече улы Рәлиф тәрбиясендә бәхетле тормышта яши.
-
19 май 2022 - 09:39Саба районы Чемпионатында Бигәнәй волейбол командасы 1 урын яуладыХезмәт коллективлары, СП һәм шәхси эшмәкәрләр арасында волейбол буенча Саба районы Чемпионаты тәмамланды.
-
19 май 2022 - 09:2919 май- Татарстан Матбугаты көнеТатарстан матбугаты көне уңаеннан район хакимиятеннән бәйрәм котлавы алдык. “Хөрмәтле “Саба таңнары” газетасы журналистлары һәм хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр!
-
19 май 2022 - 09:21Матбугат көне белән!19 майда республикабыз журналистларының традицион бәйрәме – Татарстан матбугаты көне билгеләп үтелә.