Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Матбугат көне белән!

19 майда республикабыз журналистларының традицион бәйрәме – Татарстан матбугаты көне билгеләп үтелә.

1905 елның 19 маенда  беренче Гомумроссия татар газетасы “Нур”ның тәүге саны басылып чыккан. Татарстан журналистларының һәм газета-журналлар нәшер итү белән бәйле барлык һөнәр ияләренең профессиональ бәйрәме әнә шул дата хөрмәтенә билгеләп үтелә.

 Хөрмәтле журналистлар, полиграфчылар, газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре, ветераннар! Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә — сүз байлыгын кулланып, укучыларыгызның, тыңлаучыларыгызның күңеленә үтеп керәсез. Еллар дәвамында туплаган бай тәҗрибәгезгә таянып, заман белән бергә атлыйсыз. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Иҗатыгыз гөрләп барсын, уй-теләкләрегез тормышка ашсын, һөнәри осталыкка ирешегез. Сезгә күңел көрлеге, бәхет-шатлыклар, нык сәламәтлек, иҗади уңышлар юлдаш булсын! Бәйрәм белән!

"Саба таңнары" газетасы редакциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев