Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

19 май- Татарстан Матбугаты көне

Татарстан матбугаты көне уңаеннан район хакимиятеннән бәйрәм котлавы алдык. “Хөрмәтле “Саба таңнары” газетасы журналистлары һәм хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр!

Барыгызны да Татарстан матбугаты көне белән ихлас котлыйбыз! Район газетасы – һәр гаиләнең көтеп алган рухи  азыгы. Сез үтә  җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, һәр яңалыкны укучыга җиткерү сәяси зирәклек, иҗтимагый тормыш тәҗрибәсе таләп итә. Яңа техник мөмкинлекләрне нәтиҗәле кулланып, интернет битләрендә, социаль челтәрләрдә дә актив эш алып барасыз. Районда яшәүчеләр һәрвакыт сезнең белән тыгыз элемтәдә. Районыбыз эшчәнлеген оператив яктыртуда, җитәкчелек һәм халык арасында ышанычлы элемтә булдыруда куйган хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете,  тыныч тормыш һәм яңа иҗади уңышлар телибез. Сүзегез үткен-үтемле, уйландырырлык, хәбәрчеләрегез актив булсын, укучыларыгыз артып торсын”,– диелә котлауда .

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев