Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Ни өчен суганга тозлы су сибәләр?

Тозлы су сипкәч, суган чебене личинкалары үлә, олырак чебеннәр күкәй сала алмый. Шулай ук гөмбә споралары һәм патоген микроорганизмнар да бетә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Тозлы су кешеләр өчен куркыныч түгел, аллергияле кешеләргә дә зыян китерми, туфракны бозмый, үсемлекнең үсешен стимуллаштыра, суган авыруларын кисәтә.

Профилактика өчен 10 литр суга 30 грамм гади тоз салып болгатыгыз, шулкадәр үк йод кушылган тоз, бер аш кашыгы нашатырь спирты өстәгез. Шушы суны суган түтәлләренә сибегез. Өч атнадан бу эшне кабатлагыз. Тик бу юлы нашатырь спирты кушмагыз. Кирәк булса, өченче тапкыр тозлы су сибәргә була. Бу юлы да сыеклыкта тоз белән су гына була.

Гөмбә булган туфракны яздан ук тозлы су белән эшкәртәләр. 10 литр суга 50 грамм тоз, 2 аш кашыгы нашатырь спирты, берничә кристалл марганцовка салыгыз. Бер квадрат метр җирне эшкәртү өчен бер чиләк сыеклык кирәк.

Тозлы су белән беренче тапкыр суганның беренче кыяклары чыга башлагач эшкәртәләр. Аннары өч атна көтеп торалар. Өченче тапкыр сибү кирәк булмаска да мөмкин. Икенче тапкыр сипкәч кимендә ун көн узарга тиеш, диелә хәбәрдә.

Чыганак : https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X