Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштуган мәдәният йорты хезмәткәрләре пионерия көненә багышланган "Пионер сере" дигән квест –уен үткәрделәр

17 май көнне Иштуган мәдәният йорты хезмәткәрләре пионерия көненә багышланган "Пионер сере"дигән квест –уен үткәрделәр.

Балалар ике отрядка бүленделәр, командирны сайладылар, отряд исемен, девизын өйрәнделәр, маршрут битләре салынган конверт алдылар һәм билгеләнгән урыннар буенча киттеләр. Уен 6 станциядән торды: “Тарихи»,”Тапкыр” “Музыкаль», “Пионерлар иле», “Сәламәтлек”, «Иҗади". Барлык катнашучылар да куелган бурычларны үтәделәр, каршылыкларны җиңеп чыктылар. Уенның төп максаты-балаларның Пионерия символын-галстукны таба алуы иде. Уен нәтиҗәсендә балалар элек алган белемнәрен һәм осталыкларын берләштерә алдылар, шулай ук инициатива, тапкырлык һәм җаваплылык кебек кыйммәтле әхлакый-ихтыяри сыйфатлар күрсәттеләр. Чара күңелле һәм кызык булды һәм иң мөһиме-һәр команда“Бер кеше барлык кеше өчен, бар кеше бер кеше өчен !” дигән максат белән уйнады.

Чыганак : https://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев