25 февраль 2022 яңалыклары
-
26 февральгә һава торышы
26 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Иртән һәм көндез җепшек кар явачак. Кайбер районнарда томан. Көньяктан талгын җил. Төнлә һава температурасы -5..-10˚, аязганда -15˚, көндез +1..-4˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
«Талант FESТ» дәвам итә
Бүген Балалар иҗат үзәгендә укучылар иҗатының «Талант FESТ» дип аталган район конкурс-фестиваленең икенче көне үтте.
-
“Игенче” җәмгыятендә йөзгә якын кеше чаңгыга басты
Бүген «Игенче» җәмгыяте биләмәсендә хуҗалык хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышы узды. Ярышта шулай ук Эзмә, Шекше авыл җирлеге башлыклары, шул биләмәгә кергән мәктәп директорлары, полиция вәкаләтлеләре катнашты.
-
«Күңелле әлифба» каналында яңа чыгарылыш
YouTube-каналда «Укырга өйрәнәбез» рубриканың яңа чыгарылышы чыкты.
-
Татарстанда ковидның авыр формасы белән хастаханәгә салынган пациентлар саны арта
Битлек режимын, социаль дистанция саклау һаман да мөһим таләп булып кала, дип искәртте Владимир Жаворонков.
-
АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на нефтепроводах
Подразделения АО «Транснефть – Прикамье» выполнили планово-предупредительные работы на четырех магистральных нефтепроводах (МН) в Свердловской области, Пермском крае и Республике Татарстан.
-
Сабага “Мобиль ярдәм” килде
Узган атнада Сабада «Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү Хәйрия фонды, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга комплекслы социаль тернәкләндерү күрсәтү белгечләренең күчмә мобиль бригадасы эшләде.
-
Татарстан мөфтие республика мәчетләрендә дөньяга тынычлык сорап дога кылырга чакырды
Бүген җомга намазыннан соң Раббыбыздан Россияне һәм Татарстанны кайгы һәм афәтләрдән саклавын, Ватаныбызга иркен һәм мул көннәр бирүен сораячаклар.
-
Дәүләтгәрәева Наилә Нургали кызына Владимир Путинның котлавы тапшырылды
Дәүләтгәрәева Наилә Нургали кызы 1932 нче елның 18 нче февралендә Югары Шытсу авылының Галия һәм Нургали Шәвәлиевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.
-
Telegram-хәбәрләр ярдәмендә Татарстанда ЮХИДИ йөзләп исерек шоферга җәза биргән
Telegramда кирәкле каналны табу өчен мессенджерның эзләү юлында «ЮХИДИ» сүзен һәм тиешле район исемен кертергә кирәк.
-
«Талант FESТ» талантларны барлый
Кичә Балалар иҗат үзәгендә укучылар иҗатының «Талант FESТ» дип аталган район конкурс-фестиваленең беренче көне үтте. Конкурсантлар вокал-соло номинациясендә берсеннән-берсе матур чыгышларын тәкъдим иттеләр.
-
Татарстан югары уку йортлары студентларына 1 млн сум акча бирәчәкләр
22 февральдә студентлардан «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» яңа Федераль проекты кысаларында стартаплар төзүгә 1 млн.сумлык грант алу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
-
Рөстәм Миңнеханов: Безгә ил Президенты карарына теләктәшлек белдерү кирәк
Президент тормыш, яшәешне тәэмин итүче предприятиеләрнең бөтен системасының җайга салынган эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәклеген билгеләп узды.
-
Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен сертификат тапшырдылар
Кичә Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасында торак сатып алу өчен социаль түләү алу хокукын раслаучы сертификат тапшыру тантанасы булды.