26 август 2021 яңалыклары
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә “Скандинавия йөреше” технологиясы нигезендә физик күнегү дәресләре үткәрелә
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы тарафыннан “Скандинавия йөреше” технологиясе нигезендә социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә. Әлеге дәресләрнең максаты: ял итүчеләрнең тормышка карата физик кызыксындыру дәрәҗәсен арттыру, физик һәм психологик сәламәтлекләрен уңай якка үзгәртү.
-
«Саф сулы ямьле Саба» экологик проектының Олы Кибәче авыл җирлеге маршрутын уздырдылар
Гаҗәеп матур, искиткеч гүзәл безнең туган ягыбыз табигате. Чылтырап агучы чишмәләре үзләре генә ни тора. Чишмәләр кечкенә генә булсалар да, олы сулыклар – елгалар, диңгезләр, океаннарның юл башы. 25 нче август көнне Олы Кибәче авыл китапханәсе һәм шушы җирлектә эшләүче мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Саф сулы ямьле Саба» экологик проектының Олы Кибәче авыл җирлеге маршрутын уздырдылар.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #37/ "Ю" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
"Бердәм Россия" ярдәме белән илебездә 1300 яңа мәктәп төзеләчәк
"Бердәм Россия" съездында мәктәпләрне төзү һәм ремонтлау программасын яңа җиһазлар, җиһазлар сатып алу белән тулыландыру турында Карар кабул ителде.
-
27 августка һава торышы
27 августта Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +7..+12˚, көндез +20..+25˚ градус.
-
Россиядә ковидтан бер тәүлектә теркәлгән үлем очраклары буенча янә антирекорд куелган
Илдә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 19 360 яңа очрагы ачыкланган, 19 661 кеше терелгән.
-
Һәрвакыт эзләнүдә, иҗатта
Бүген район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубы җитәкчесе, “Мишә дулкыннары” язучылар клубының актив әгъзасы Фәрхетдинов Габит Фәсәх улына 75 яшь тулуны билгеләп үттеләр.
-
Бүген Саба җәмигъ мәчетендә балалар арасында җәйге Коръән ятлау дәресләре төгәлләнде
Яшь шәкертләр әти-әниләре, остазлары каршында имтихан тоттылар, өйрәнгәннәре белән уртаклаштылар. Ахырдан балаларга чәй өстәле әзерләнде, һәрберсенә күчтәнәч пакетлары таратылды.
-
Татарстанда яшәүче миллионнан артык пенсионер бер тапкыр бирелүче акчалата түләү алачак
Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 24 августында кабул ителгән “Пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелүче акчалата түләү турында”гы Указы яктылыгында даими рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәп, 2021 елның 31 августына пенсия алучы гражданнарга 2021 елның сентябрендә 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча түләнәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр итә.
-
Тимершык авылында балалар катнашында «Күңелле ял итегез» концерты узды
Мишә авыл җирлеге Килдебәк авыл җирлеге белән берлектә Тимершык авылында балалар катнашында «Күңелле ял итегез» дип исемләнгән концерт оештырдылар. Концерт Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Күчмә концертлар - ул үзеңне, үз осталыгыңны, үз иҗатыңны күрсәтү мөмкинлеге. Ә балалар өчен бу бәһасез тәҗрибә, алар аны мәңгегә истә калдырачак.
-
АО «Транснефть – Прикамье» предупреждает о попытках мошенничества
В последнее время участились случаи обращений в различные компании и организации неизвестных лиц, представляющихся работниками АО «Транснефть – Прикамье», ПАО «Транснефть» и других организаций системы «Транснефть» (ОСТ) с фиктивными предложениями об участии в закупках для ПАО «Транснефть» и ОСТ.
-
Зилә Вәлиева: Күзәтүчеләр Дәүләт Думасына көзге сайлауларның гаделлеген гарантияли
Аларның 3 меңен республиканың Иҗтимагый палатасы юллаячак.
-
Галимҗанов Ришат чаңгыроллерлар буенча ачык беренчелектә җиңүче булды
22 нче август көнне Яшел Үзән шәһәрендә "Маяк" спорт комплексы трассасында чаңгыроллерлар буенча Яшел Үзән шәһәренең ачык беренчелеге булып узды. Быел ярышларда 200дән артык спортчы катнашты. 2006-2007 нче елгы яшүсмерләр арасында ачык беренчелектә Саба районы вәкиле - Галимҗанов Ришат 6 км дистанциядә җиңүче булды.
-
Саба районында урманнарга баруны чикләделәр
Янгын куркынычының югары класслы булуы сәбәпле, Татарстан хакимияте гражданнарның урманнарга баруын һәм урман территорияләренә автомобильләрдә керүен чикләде. Бу карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
-
Юлбат авыл җирлегендә «Әбием әкиятләре» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде
Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Тенеки авыл клубы белән берлектә «Әбием әкиятләре» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. "Әбием әкиятләре" чарасы үткәрүнең максаты - балаларның халык әкиятләре турында белемнәрен ныгыту, балаларда әкият темасына сөйләшүдә катнашырга теләк уяту. «Әкиятләр иленә сәяхәт» дигән китап күргәзмәсе, әдәбиятка күзәтү оештырылды. Балалар бик теләп укырга яратулары турында сөйләделәр, яраткан әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында балалар белән "Дүрт дус", "Өч кыз" өстәл курчак театрын уйнадылар.