28 декабрь 2019 яңалыклары
-
Иҗат үзәгендә Яңа ел тамашасы
Яңа ел бәйрәме иң яраткан, көтеп алган бәйрәмнәребезнең берсе. Әлеге бәйрәм күп бүләкләр, тылсымнар вакыты да. 27 нче декабрь көнне Балалар иҗат үзәге укучылары өчен яңа ел бәйрәме үтте. Балалар чын күңелдән әкияти дөньяга сәяхәт иттеләр, тамашадан соң күңелле уеннарда катнашып, кызыклы бүләкләр һәм Кыш бабай күчтәнәчләре алдылар.
-
Казанда мөселман һәм православие дин әһелләре катнашында хоккей матчы узды
Уен ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланды.
-
Казанда «КАМАЗ» бәрдергән хатын-кыз һәлак булган
Фаҗига бүген иртән Дәрвишләр бистәсендәге Тынычлык урамында килеп чыккан.
-
ИлГәрәй әтисенә кыю клип багышлаган
Җырчы ИлГәрәй яңа клип чыгарган. "Татар эстрадасында моңа кадәр мондый әйбернең булганы юк иде әле, бу сәнгать, бу риск", - дип язган ул үз инстраграм постында. ИлГәрәй әлеге клипны әтисенә багышлаган.
-
2020 елда Татарстанда беренче бала өчен пособиеләргә 4 млрд сум акча бүлеп бирелә
Программа шартлары үзгәргәнгә күрә, киләсе елга Татарстанда беренче бала тапкан өчен түләү алучылар саны дүрт тапкырга артачак.
-
Казанда «Нива» машинасы юл читендәге коймага килеп бәрелгән
Юл-транспорт һәлакәте үткән кичтә «Мега» сәүдә үзәге янында булган.
-
«Игенче» ҖЧҖдә 27 декабрь көнне шушы хуҗалыкта хезмәт куючы хезмәткәрләрнең балаларына Яна Ел бәйрәме оештырылды
Фоторепортаж.
-
«Безнең җыр» иҗат лабораториясе өчен «Интертат» укучылары сайлаган җыр билгеле булды
«Интертат» электрон газетасы укучылары финалга чыккан егерменче җырны билгеләделәр.
-
Кече Шыңар авылында яшәүче Илһамия Сәхабетдин кызы Сәхиповага - 90 яшь
Юбилярны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов тәбрикләделәр.
-
«Хуш киләсең Яңа ел»
27 декабрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында 5-7 сыйныф укучылары өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде. "Хуш киләсең Яңа ел"дип исемләнгән Яңа ел тамашасы әзерләнде. Балалар зур шатлык белән иң көтеп алынган кунакларны бәйрәмдә – Кыш бабай белән Кар кызы каршы алды. Балалар бәйрәмнәрдә үзешчән сәнгать номерларын тәкъдим иттеләр, конкурсларда катнаштылар, җырладылар, күңел ачтылар. Яңа ел чараларында катнашучыларның барысы да Кыш бабайдан баллы бүләкләр алдылар.
-
Марат Җәббаров: дәүләт ярдәме чаралары, иң беренче чиратта, авыл халкының тормыш дәрәҗәсендә чагылырга тиеш
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
-
Казандагы күпкатлы йортта иртән-иртүк чыккан янгыннан ун кеше коткарылган
Унбиш кеше, шул исәптән җиде бала янган йорттан үзләре чыгарга өлгергән.
-
Казанда кар җитмәү сәбәпле, туфрак дүрт тапкыр тирәнрәк туңган
Татарстан башкаласында туфракның тирән катламнары туңу киләсе елга көчле язгы ташуга китерергә мөмкин.
-
Татарстанда бер елда 3 меңгә якын агросәнәгать комплексы хезмәткәре авылдан киткән
«Хезмәт хакының күләме һәм вакытында түләнүе — бик мөһим. Шуңа күрә бу мәсьәлә буенча системалы эш алып барырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
-
Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең икесе дә имгәнгән
26сы иртән республиканың Тукай районы Әҗмәкәй авылы янында 14нче модельле «Лада» һәм «Опель» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.