Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанда мөселман һәм православие дин әһелләре катнашында хоккей матчы узды

Уен ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланды.

Кичә Казанның «Зилант» спорт комплексының боз мәйданчыгында мөселман һәм православие дин әһелләре катнашында хоккей матчы узды. Дусларча очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Казан епархиясе вәкилләре, шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара багланышлар бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уен ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланды. Бозга үз командаларын капитаннар — Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм I Казан округы благочинные — протоиерей Алексий Чубаков алып чыкты. Татарстан мөселманнары башлыгы 16нчы номер астында кызыл формалы команда составында уйнады. Каршы як зәңгәр төстәге формада чыгыш ясады.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлеге төр очрашулар күркәм гадәткә әверелде: ике традицион конфессия — ислам һәм православие вәкилләре катнашында уртак спорт чаралары — волейбол, мини-футбол турнирлары даими уздырылып килә. Һәр очракта катнаш командалар арасында уен принцибы кулланыла. Бу юлы да һәр команда составында мөселманнар да, православие вәкилләре дә бар иде, ягъни алар берәр командага берләшеп уйнады.

Гадәти булмаган матчны карарга килүчеләр матур, нәтиҗәле уен шаһиты булдылар. Командалар әледән-әле кискен һөҗүмнәр белән алмашты, алка уен кырының бер ягыннан икенчесенә күчеп торды.

Уен тәмамлангач соң, матчта катнашучылар кул бирешеп күреште һәм җанатарларына рәхмәт белдерде.

Спорт кичәсе чәй өстәле, дустанә аралашу, киләсе матчларны уздыру бөенча планнар турында фикер алышу белән төгәлләнде.

Фото: dumrt.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев