Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казандагы күпкатлы йортта иртән-иртүк чыккан янгыннан ун кеше коткарылган

Унбиш кеше, шул исәптән җиде бала янган йорттан үзләре чыгарга өлгергән.

Коткаручылар иртән-иртүк Казан шәһәренең Зур Урам урамында күпкатлы йортта чыккан янгыннан ун кешене алып чыгарга өлгергән. Бу хакта «Татар-Информ"га  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Зур Урамдагы сигезенче йортның беренче катындагы фатирда янгын чыгу турындагы хәбәр 112 телефонына 6.42 сәгатьтә килеп ирешә.

Биш минут эчендә урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр тугыз катлы йортта яшәүчеләрне ут эченнән алып чыгу эшенә керешә. Махсус маскалар ярдәмендә төтен тулган подъезддан 10 кешене алып чыгарга өлгерәләр. Тагын 15 кеше, шул исәптән җиде бала йорттан үзләре чыккан.

Коткаручылар 25 минут вакыт эчендә янгынны сүндерүгә ирешә. Янгын нәтиҗәсендә 6 кв м дагы мәйданда йорт-кирәк ярагы һәм мебель янган.

Янгында беркемгә дә зыян килмәгән. Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәбен ачыклау эше бара.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев