Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда кар җитмәү сәбәпле, туфрак дүрт тапкыр тирәнрәк туңган

Татарстан башкаласында туфракның тирән катламнары туңу киләсе елга көчле язгы ташуга китерергә мөмкин.

Кышның беренче ае гына тәмамлана. Узган ел күрсәткечләре буенча быел Казанда туфрак дүрт тапкыр тирәнрәк туңган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Хәзер кар аз, туфрак бик нык туңган. Узган ел туфрак кыш буена 10 см чамасы туңган иде, ә хәзер — 40 см. Кар күп яуса, ә язын температура күтәрелгән һәм яңгыр яуган очракта ташу булачак», — дип аңлатты ул.

Галим сүзләренчә, якын арада Татарстанга көнбатыш циклоны киләчәк һәм кар явачак. Яңа ел төнендә Казанда кар явуы көтелә. Шул ук вакытта температура фоны сизелерлек күтәреләчәк.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев