Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Безнең җыр» иҗат лабораториясе өчен «Интертат» укучылары сайлаган җыр билгеле булды

«Интертат» электрон газетасы укучылары финалга чыккан егерменче җырны билгеләделәр.

«Калеб» яңа буын җыены тәкъдим иткән «Безнең җыр» иҗат лабораториясе проекты финалына чыккан җыр билгеле булды. «Интертат» сайтында оештырылган тавыш бирү нәтиҗәсендә, укучыларның 35 процент тавышын җыеп, Луиза Янсуар белән Динә Хәкимова иҗат иткән «Ялгызлык» җыры җиңде, аны Алинә Кәримова башкара.

Бер процент аерма белән, ягъни тамашачыларның 34 процент тавышын Гүзәл Закирова сүзләре, Мәдинә Галиева көенә иҗат ителгән, Адилә Ганиуллина башкаруындагы «Син бит ул» җыры җыйды. Калган җырлар 1-7 процент тавыш җыйдылар. Тавыш бирүгә барлыгы 11 җыр куелган иде.

Алинә Кәримованың «Ялгызлык» җыры «Безнең җыр» иҗат лабораториясе финалына чыккан егерменче җыр. Унтугыз җырны узган атнада бәйгенең полуфинал өлешендә жюри сайлап алган иде. Бер җырны сайлау хокукы «Интертат» укучыларына бирелгән иде.

«Безнең җыр» проекты финалына чыккан башка җырларны «Интертат» сайтында тыңларга була.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев