30 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Эмиль Гарипов «Ак Барс» хоккей командасыннан китте
Клуб уенчыга команда составында үткәргән тугыз сезон, шулай ук өченче Гагарин Кубогын яулауда керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде, капкачыга алдагы карьерасында уңышлар теләде.
-
Татарстанда кар һәм буран көтелә
Синоптиклар 1 декабрьдә иртән һәм көндез республиканың кайбер районнарында көчле буран вәгъдә итә.
-
«Казан» халыкара аэропортын Габдулла Тукай тематикасында бизәү буенча эшли башладылар
Оештыру комитеты үткәргән утырышта иҗади берләшмә һәм төрле оешма вәкилләре аэровокзал комплексын бизәү буенча үз идеяләре белән уртаклашты.
-
Килдебәк авылында яңа кибет
2019 нчы елның җәе башында Килдебәк авылында шәһси эшмәкәр Зиннәтова Алинә Хәйдәр кызы кибет төзергә керешкән иде. Кибет октябрь аенда төзелеп бетте. Һәм 30 нчы ноябрь көнне: Килдебәк авылы, Новая урамы, 34 нче йорт адресында төзелгән яңа кибет авыл халкы өчен үзенең ишекләрен ачты. Кибеттә ашамлыклар, көнкүреш һәм башка төрле товарларның киң ассортименты урын алган. Авыл халкы әлеге кибетнең ачылуын көтеп алды, чөнки авылда берничә кибет булу халыкка товарларны киңерәк сайлау мөмкинлеге бирә. Шулай ук, яңа кибет ачылу өстәмә эш урыннары барлыкка китерә.
-
Кыш көне тән тиресен ничек сакларга?
Чатнама салкын көннәр, ачы җил “һөҗүме”, витаминнар җитмәү… Кыш көне тән тиресе дучар булган сынауларның кайберләре генә әле бу. Шуңа өстәп аны дөрес тә тәрбияләмәсәң, язны алама кыяфәттә каршылавыңны көт тә тор! Бүген косметолог Люция Әхмәтҗанова белән андый хаталардан саклану юлларын эзлибез.
-
Югары Утар балалар йорты - интернатның бүлмәләрен бизәү чарасы
2019 елның 28 ноябрендә ГКУ «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты» тәрбиячесе Эзекова Э.Р. үзенең группа балалары белән берлектә бүлмәләрен бизәделәр, ул әшкә башка группа тәрбиячеләредә кушылды. Чараның максаты: балаларның төркем булмәләрен Яңа елга бизәү буенча иҗади потенциалын үстерү. Яхшы кәеф булдыру.
-
Татар җәмәгатьчелеге күренекле татар җырчысы Рафаэль Сәхәбиевне соңгы юлга озатты
Рафаэль Сәхәбиев белән хушлашу мәрәсиме өлкән буын әдәбият һәм сәнгать әһелләре өчен күрешеп сөйләшү урынына да әверелде.
-
Юлларда имин булыйк!
"Юлларда иминлек кирәк " атнасын йомгаклап, Лесхоз "Ләйсән" балалар бакчасында "Юлларда сак бул" дип аталган чара уткәрелде. Әлеге чарада ПДН полиция капитаны Габдрахманов Р.В. һәм бистәбезнең участковые Сибагатов А.А. катнаштылар. Алар балаларга юлларда игътибарлы булырга, юлны дорес чыгарга, караңгы вакытта махсус яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга,таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәскә һәм башка кагыйдәләрне искә төшереп үттеләр.
-
СМАРТФОН ЯШҮСМЕР КЫЗЛАР ӨЧЕН АЕРУЧА КУРКЫНЫЧ?
Смартфон балаларда психологик проблемалар тудыра. Британия галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Кул астында смартфоны булмаган балалар үзләре дә сизмәстән борчыла башлый икән.
-
«Ак Барс» хоккейчылары 19 яшьлек капкачының киләчәге өметле дип саный
«Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев, сакчы Альберт Яруллин яшь капкачы Әмир Мифтаховның уены турында фикерләрен әйтте.
-
«Татарстан – Яңа гасыр» программалары ОТР телеканалында эфирга чыга башлады
Тапшырулар рус телендә трансляцияләнәчәк.
-
Яшь Гвардия җирле бүлекчәләре җитәкчеләренең йомгаклау киңәшмәсе узды
29 ноябрь көнне, Казан шәһәрендә “Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия”се Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлекчәләре җитәкчеләренең йомгаклау киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Саба җирле бүлекчәсе 2019 нчы елда нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
"Мишә дулкыннары" язучылар, шагыйрьләр клубының чираттагы утырышы
29 ноябрь көнне район китапханәсенең уку залында "Мишә дулкыннары" язучылар, шагыйрьләр клубының чираттагы утырышы узды. Чара китапханәче Мостафина Г. тарафыннан Әниләр бәйрәме белән котлаудан башланды. Бу очрашуда кадерле әниләребезгә багышланган матур эчтәлекле, тирән мәгънәле шигырьләр яңгырады.
-
Юрий Переведенцев кар һәм җылы ял көннәре вәгъдә итә
Киләсе атнада Татарстанга тагын салкын һава торышы киләчәк.
-
«Ак Барс» Сочидан килгән хоккей командасына җиңелде
«Ак Барс» капкачысы Әмир Мифтахов КХЛда беренче уенын үткәрде.