Саба таңнары

Сабинский район

18+
Дин

Һиҗри календарь буенча сәфәр ае башланды

Бу ай турында халык арасында бәхетсез ай дип шикләнүчеләр дә бар.

Ни өчен сәфәр аен хәвефле ай дип атыйлар?

“Ак мәчет” Зәйнәп” имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисовтан без мондый ышану каян барлыкка килүе турында сораштык.

– Хәзрәт, иң элек бу айның исеме каян килеп чыгу турында әйтсәгез иде.
– Һиҗри календарь буенча сафәр ае мөхәррам аеннан соң килгән икенче ай. Исеменең килеп чыгышына килгәндә, күп кенә галимнәр әйтүенчә, ул көз айларына туры килгән, ә сафәр исә сары дигән сүзне аңлата.

– Ә нишләп аның турында хәтәр ай диләр?
– Чынлап та, бу айда өйләнергә, сәфәргә чыгарга, яңа йортка күчәргә ярамый дигән нигезсез ышанулар йөри. Моңа ышанырга кирәкми. Ул ислам диненә кадәр гарәпләрдә булган бер йола-ырым гына. Сафәр башка айлар кебек үк гап-гади бер ай. Ислам динендә начар, бәхетсез ай дигән нәрсә юк. Барысы да – Аллаһның ае, һәм без аларның барысын да кадерлибез. Тәкъдиребез, яманы да, яхшысы да бернинди айга да бәйле түгел, бары тик Аллаһтан гына. Сафәр аенда өйләнергә ярамый дигән кешеләргә ачык мисал – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кызы Фатыйма белән Гали радыяллаһу ганһе сафәр аенда никахлашканнар. Бу айда, Аллаһның Расүле Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәч, Пәйгамбәребезнең мәчетен төзи башлыйлар. Бу айны хәсрәт ае дип түгел, хәерле ай дип изгелекләр кылып үткәрергә тырышыйк. Ислам динендә төрле хорафатларга ышану тыела.  Чөнки Ислам динендә төрле хорафатларга ышануга урын юк. Кешегә бәла-каза фәкать Аллаһ ихтыяры белән генә ирешә. Һәм хәерлесен дә Аннан гына сорарга тиешбез.

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев