28 июнь көнне ирләр госел коенып гает намазына баралар.
Мәчетләргә җыелу вакыты 2 сәгать 30 минутта. Иртән ашамый килү сөннәт гамәлләрдән санала. Мәчеттә гает намазы укылгач, Коръән укып дога кылына, тәкъбирләр әйтелә. “Пәйгамбәребез гает намазыннан кайтканда, килгән юлын үзгәртеп, башка юлдан кайта иде” дигән хәбәрләр бар. Безгә бу сөннәт булып калды. Гаеттән соң, корбан чалу йоласын башкарырга мөмкин.
Саба районы мөхтәсибәте.


Нет комментариев