Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Асаф Вәлиев Рамил Чурагуловны "мөрәҗәгать итеп" язучы шагыйрь дип атады

Рамил Чурагулов – “Әйтмә син авыр сүз”, “Моңнар керсен авылга” җырлары авторы.

Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, популяр җырлар авторы Рамил Чурагуловны “мөрәҗәгать итеп” язучы шагыйрь булуын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Рамил Чурагулов иҗатына багышланган матбугат конференциясеннән соң сөйләде.

Асаф Вәлиев Рамил Чурагуловның “мөрәҗәгать итеп” язулары тәэсирле дип саный. “Мәсәлән, “Әйтмә син авыр сүз”, “Рәхмәтеңнән, Ходаем, ташлама”, “Әйт, авылым” һ.б. шигырь юллары халыкка тәэсир ясый. Күңелләргә, йөрәккә үтеп керә торган җырлар”, - диде ул.

“Аның иҗади турында мин дүртенче тапкыр катнашам. Башка елларда төрле музейларда булып кайттык. Һәр ел теплоход була, шунда концерт биреп, Рамилнең җырларын җырлап, Казан тирәсеннән матур гына сәяхәт итеп кайтабыз”, - диде Асаф Вәлиев.

Асаф Вәлиев Чурагулов белән 1989 елдан бирле таныш булуын әйтте. “Әлбәттә, көе дә туры килеп тора. Алар күп җырларны композитор Ризван Хәкимов белән эшләде. Шуңа күрә мин бу җырларны яратып башкарам. Электән үк Уфада да күрешә идек”, - ди ул.

“Рамилнең иҗатын хөрмәт итәм. Аның җырлары мәгънәле, матур. Бөтен тамашачыга аңлаешлы. Бик тиз ятлана һәм отып алына торган шигырьләр, җырлар. Үзләре гади булса да, шул ук вакытта даһи дип тә әйтер идем. Ул үзе дә җырлый, шигырьне бит җыр өчен яза да белергә кирәк. Руслар әйтмешли, “поэт-песенник” – диде ул.

Асаф Вәлиев Чурагуловның җырлары искерми, һәрвакыт кирәк дигән фикердә. “Халык та аны сорый бит. Шуңа күрә мин аны программадан төшереп калдырганым юк. Һәр ел яңа җыр кертелә барылса да, Рамилнең җырлары популярлыгыннан төшми. Фәлсәфи, сәяси, татар-башкорт дуслыгын ныгыту турындагы шигырьләре дә бар. Рамилнең җырлары җиңел”, - диде җырчы.

Фото: Салават Камалетдинов

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X