Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ә.Авзалова исемендәге фестивальдә Голливуд йолдызы татарча җырлаячак

Лесли Стивенс мәшһүр җырчы репертуарыннан “Күбәләк” җырын сайлаган.

20-22 октябрьдә Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтында Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивальнең сайлап алу турында Голливуд кино йолдызы Лесли Стивенс татарча җырлаячак. Башкару өчен ул мәшһүр җырчының репертуарыннан “Күбәләк” җырын сайлаган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да фестивальне оештыруга багышланган матбугат конференциясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, фестивальнең жюри әгъзасы Венера Ганиева хәбәр итте.

“Әлфия Авзалова исемендәге фондның махсус сайты бар, чит төбәкләрдә яшәүчеләр бәйге хакында шуннан укып белгән. Аеруча Үзбәкстан, Һиндстан яшәүчеләр зур кызыксыну белдерде. Фестивальдә танылган шәхесләрнең, чит ил вәкилләренең катнашуы безнең өчен зур шатлык. Алар үз көчләре белән ерак араларны якын итеп, фестивальдә катнашырга килделәр. Лесли Стивенс хакында әйтеп узасым килә, татар телендә “Күбәләк” җырын башкарачак. Ул фестивальнең кунагы гына түгел, катнашучысы да. Аның җырчы Зарина Вилданова белән дуэтта чыгыш ясавы да көтелә. Фестивальдә катнашу өчен татар телендә җыр өйрәнүе бик зур вакыйга”, - диде ул.
 

  • Оештыручылар хәбәр итүенчә, фестивальдә катнашырга теләк белдерүчеләрдән 300дән артык гариза кабул ителгән. Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән АКШ, Кытай, Һиндстан, Мисыр, Үзбәкстан һәм башка илләрдән дә талантлар катнашачак.

Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев