Берничә атна элек бәби тапкан Рәфинә Гайнуллина Сабантуйда җырларга җыена
Эстрада

Берничә атна элек бәби тапкан Рәфинә Гайнуллина Сабантуйда җырларга җыена

Җырчы Рәфинә Гайнуллина әле 7 майда гына икенче баласын тапкан иде. Төпчекләре Айтуганның өйгә алып кайтуларына берничә атна гына булды. Шулай да Рәфинә тик ятарга җыенмый.

Инде 7 июньдә аны Кукмара районының Туембаш авылында ишетергә булачак. Ул анда тормыш иптәше Рәзил Камалов белән чыгыш ясаячак. Моннан тыш, махсус кунаклар арасында Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар да бар.

Фото: скриншот инстаграм

http://matbugat.ru


Нет комментариев