Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Данирның үзенә ышанычы беткәнме әллә, кызларын түләп татарча өйрәтә

Татар эстраданың юмор остасы, шоумен Данир Сабировның тормышы яңалыкларга бай, һәр көн диярлек нәрсә дә булып тора.

Теге атнада гыга “Татлы гөлем” җырына чыгарган клип үзе тирәли бик күп сүз, гауга чыгарган иде. Ник дигәндә, Данир Сабиров клип чыгарга бер көн кала, аны кайбер эстрада йолдызларына гына күрсәткән булып чыкты. Сайланма исемлектә, Айдар Галимовның булмавы ачыкланды. Данирга: “Миңа да җибәр әле”, дип тә язган иде.

Татар тудей хәбәрчесе дә бу теманы күзәтеп барып: “Ник Айдар Галимовка клипны күрсәтмәдегез?”, дип сорады. Данирның җавабы Тудей хәбәрчесен бераз үпкәләтте әле. Данир әллә сорауга тиеш дәрәҗәдә җитдилек өстәмәгән, әллә көлеп кенә җавап биргән шунда. “Җибәрәм”, диюдән башка җавап язмады.

Тагын бер яңалык. Данир Сабиров Татар конгрессы белән әңгәмәдә кызларына акча түләп татар телен өйрәтүен әйтә. Татар эстрада йолдызының Инстаграмдагы шелтәләре тамашачысын уйланырга мәҗбүр иткән икән.


 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X