Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Дин әһеле: Салават Фәтхетдинов Равил Гайнетдиннең дини Орденын кире кайтарсын

Җырчының дин әһелләренә ышанмавы, Аллаһка гына ышануы турында белдерүе дин әһелләре тарафыннан тискәре кабул ителгән.

Россия мөселманнарының Хәйрия фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, мөфти Равил Гайнетдингә мөрәҗәгать итеп, Салават Фәтхетдиновка йогынты ясауны сорый. Ул җырчыга мөфти тарафыннан бирелгән дини медальне шик астына ала. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә билгеле булды.

“Ул интервьюсында Аллаһка ышанам, дин әһелләренә ышанмыйм дип әйтә. Әгәр дин әһелләренә ышанмый икән, Мөфтиләр Шурасы биргән биргән орденны кире кайтарсын. Дин әһелләре биргән Орден бит ул. Минемчә, Салават хәзерге вакытта Орденга лаек түгел”, - диде Рөстәм Хәбибуллин.

Салават Фәтхетдинов концерт программасында хыянәтче мулла турында мәзәк сөйләгән иде. Дин әһелләре исеменнән җырчыга дәгъва белдерделәр. Салават Фәтхетдинов бу мәзәкне концерт программасыннан төшереп калдырды. Хатта бу хәл дә искә алынган. “Бу мәсхәрәләү концертның Корбан бәйрәме белән туры килүе сәбәпле кискенләште... дин тотучыларны турыдан-туры мыскыл итәргә теләү булып кабул ителде”, - диелә хатта.

Концерттагы мәзәккә бәйле гаугадан соң, Салават Фәтхетдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә аңлатма биргән иде. “Миңа каршы чыгучыларның шаяруны аңламауларында мин гаепле түгел. Ул бары тик шаяру гына. Мин ул дин әһелләренә ышанмыйм, мин бер Аллаһы Тәгаләгә генә ышанам. Гомер буе Алла белән яшәдем. Ә мәзәкләргә килгәндә, мулла турында мәзәкләр аз түгел! Нәрсәсе бар инде аның?!” – диде җырчы.

Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин 2003 елда Салават Фәтхетдиновка II дәрәҗә “Аль-Фахр” Орденын тапшырган булган. “Җырчының үз-үзен тотышы Россия исламының бу югары бүләгенә лаек булуына шик тудыра”, - диелә хатта.

“Бәлки ул 2003 елда дини булгандыр, ул вакытта дин әһелләренә ышангандыр. Шуңа күрә Равил Гайнетдин бүләкне дөрес бирмәгән дип әйтмим. Әмма хәзер ул дин әһелләренә ышанмавын бөтен халыкка әйтте. Димәк, ул Орденга Салават Фәтхетдинов хәзер лаек түгел. Кире кайтарсын”, - дип ассызыклады Рөстәм Хәбибуллин.

Фото: Салават Камалетдинов

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X