Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Элвин Грей Казанда балалар хосписында концерт куйды

Җырчы хосписта ятучы авыру балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Кичә җырчы Элвин Грей Казан хосписында яшәүче җитди авыру балалар өчен концерт куйды. Аны бирегә нәни пациентларының берсе — 15 яшьлек Илдар чакырган. Элвин Грей балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Илдарның әнисе сөйләгәнчә, быел март аенда аның улы мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм иткән өчен «Яхшы ихтыярлы бала» исемен алган.

Элвин Грейны хосписта көчле алкышлар белән каршы алдылар. Концерт башланыр алдыннан җырчы балаларны һәм аларның әти-әниләрен сәламләде. Ул «Салам алейкум», «Туган як», «Пошел налево» кебек иң популяр хитларын башкарды. Дәртле көйләр яшь тамашачыларга ошады — балалар шатланып Элвинга кушылып җырлады, кайберләре хәтта биеде дә.

Тәнәфестә балалар җырчыдан сәхнә тәхәллүсе турында сорады. Элвин Грейның чын исеме Радик Юльякшин бит. «Кечкенә чакта мин «Алые паруса» әкиятен бик яраттым. Анда Грей исемле герой бар иде, ул үзенең яхшылыгы белән истә калды. Мине балачакта бик еш Элвин дип атыйлар иде. Күрәсең, борындыкка охшаганмын, — дип шаяртты җырчы. — Элвин Грей тәхәллүсе шулай килеп чыкты».

Концерт ахырында җырчы «Уфтанма» хитын башкарды. Аннары ул һәр балага бүләк тапшырды. Балалар Элвин белән бергә фотога төште һәм артист аларга автографын бүләк итте.

Элвин Грей сүзләренчә, балаларга концертлар кую һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итү аның өчен традициягә әйләнгән.

Фото: Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев