Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Фирдүс Тямаев "Азнакай колхозниклары" дип көлгән журналистларга каршы ФЛЕШМОБ белән чыкты

Ике журналистның инстаграмдагы видеосы Фирдүс Тямаевны "Азнакай мин сине яратам" дип фото-флешмоб башлап җибәрергә мәҗбүр иткән. Гаугалы роликта журналистлар "Ср...й Азнакайдан килгән колхозниклар кебек, әйдә, Корстонда көзге алдында фотога төшик", дип ямьсез кыланалар.

 

Әлбәттә, журналистларның кеше турында болай мыскыллап сөйләшүен һәм кылануын берни белән дә аклап булмый.

Фирдүс Тямаев азнакайлыларны яклап һәм район башлыгына мөрәҗәгать итеп: "Мин Азнакайда биш ел эшләгән кеше буларак, шуны әйтәм, бүгенге көндә Азнакай алдынгы, мәдәният ягыннан алга киткән район. Марсель Зуфарович, бу эшне болай гына калдырмассыз дип уйлыйм", - ди. 

Җырчы инстаграмда кыегаеп басып фотога төшү флешмобы башлап җибәрә һәм интернет кулланучыларны бу эштә үз артыннан чакыра.  

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X