Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Фирдүс Тямаев татар кинематографиясен үстерүгә үз өлешен керткән

“Мир” кинотеатрында “Җиде малай” кыска метражлы фильмы күрсәтелде.

Татарстан киносы көннәрендә өлешчә эстрада артисты финанслаган кинопроект тәкъдим ителде. Фильм популяр эстрада җырчысы Фирдүс Тямаев катнашында төшерелгән.

“Мир” кинотеатрында “Балмай” киностудиясендә төшерелгән “Җиде малай” кыска метражлы фильмы күрсәтелде. Фильмны аның авторлары Марсель Мәхмүтов белән Рафил Галимуллин тәкъдим иттеләр. 

Фильм бергә уйнап үскән җиде малай турында бара. Егетләрнең берсе колхоз рәисе кызына гашыйк, әмма ата кеше егетне кабул итәргә теләми. Егетләр җырчы Фирдүс Тямаев ярдәмендә гашыйкларны кавыштыралар.

“Бу фильм алга таба ситком жанрына туры китеребрәк эшләнгән эш иде. Моны булачак сериалның демо-версиясе кебегрәк карап була. Аны без Фирдүс Тямаев белән бергә төшердек. 16 сменада төшердек. Бюджеты – 1 млн сум. Әмма ул сериалны төшерү өчен финанслар кирәк. Хәзерге вакытта Мәдәният министрлыгы һәм телеканаллар белән сөйләшүләр бара”, - дип аңлатты авторлар.

Артистлар Марсель Мәхмүтов белән Рафил Галимуллин эстраданы татар кинематографиясен үстерергә тартып була дип саныйлар. “Фирдүс Тямаев безгә клип төшерү буенча мөрәҗәгать итте. Сөйләшә торгач, сюжет фильм булып үсте. Фирдүс Тямаевка фильмны үз концертларында да күрсәтте. Әмма алга таба бергә эшләү турында әлегә әйтә алмыйбыз”, - диде.

Рафил Галимуллин аңлатуынча, Фирдүс Тямаевка да, аның тамашачысына да фильм ошый. “Эстрада артистларының бөтенесе дә концертларында кино күрсәтә алмыйлар, аларның Фирдүснеке кебек зур экраннары да юк. Ләкин эстрада артистларын татар киносы үсешенә күбрәк катнаштырасы иде”, - ди Рафил Галимуллин.

Фото: Султан Исхаков

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев