Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Фирдүс Тямаев үзе нинди бәйрәмнән туюын яза

Җырчы Фирдүс Тямаев “Гел показуха бәйрәмнәрдән косасы килә башлады” дигән фикердә. Шушындый сүзләр белән комментарийны ул Азатлык урнаштырган язма астында калдырган.

Башкортстанның Кырмыскалы районында “Чыңла, чалгы!” дип аталган республика фольклор бәйрәме узган. Анда ирләр һәм хатын-кызлар печән чабуда ярышкан, дип хәбәр итә Азатлык. Җиңүчеләрне печән чабуның сыйфатына, чалгы белән эш итү осталыгына карап бәяләгәннәр.

Азатлыкның “Татарстанга да мондый бәйрәм кирәкме?” дигән соравына Фирдүс Тямаев беренчеләрдән булып: “Әлбәттә, кирәк! Гел показуха бәйрәмнәрдән косасы килә башлады”, дип язып калдырган.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев