Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Гаугалы видеодан соң Фирдүс Тямаев Столбищедагы этләр приютына 30 мең сум акча күчергән

Кичә интернетны Гүзәл Уразова һәм Фирдүс Тямаев катнашындагы видео шаулатты. Ике җырчы юл буенда очраша һәм шул мизгелдә күзләренә юлда яткан үләкскә чалына. Шаярып төшерелгән видеоны күпләр аңламады. Фирдүс һәм Гүзәлне гаеп иттеләр. Шул ук вакытта “шаяру гына бит бу” дип язучылар да күп булды.

Тема зурга китмәс иде, әгәр дә аны социаль челтәрләр генә түгел, ә республика күләм матбугат чаралары да күтәреп алмаса. Ахырчиктә видео Гүзәлнең аккаунтыннан бетерелде, ә Фирдүс Тямаев үзенең аккаунтында халыктан гафу үтенде.

Фирдүс Тямаев бүген 28 октябрь көнне Казаннан ерак түгел Столбище бистәсендә урнашкан этләр приютына 30 мең сум акча күчергән. Бу сумма андагы этләрне ай ярым ашатырга, тәрбияләргә җитә икән.

Фирдүс үз адымын болай аңлатты:  

- Кемдер шаяруларымны аңлый, кемдер аңламый. Инстаграмда гафу үтенсәм дә, күңелдә төер калды. Шуңа күрә ничектер моны үзгәртәсем килде. Үзем өчен, күңел тынычлыгы өчен. Әлбәттә, мине пиар ясый дип әйтүчеләр дә булыр. Мин хәйрия эшләрендә, мохтаҗларга ярдәм итүдә күп катнаштым. Әмма этләр приютына ярдәм итәрмен дип уйламаган да идем. Бәлки, бу юлда булган күңелсез очрак Аллаһы Тәгалә тарафыннан бер этәргеч булгандыр моңа.

 

Фото: ачык чыганаклардан

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев