Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров фонограммага җырлаучының чын йөзен ачарга өйрәтте

"Татар радиосы" хитлары" концертында утыздан артык татар эстрада җырчысы тере тавышка җырлаячак.

“Татар радиосы” алып баручылары Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров фонограммага җырлаган җырчы белән тере тавышка җырлаган җырчыны аерырга өйрәтте. Теоретик һәм практик өлештән торган кыскача курслар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татар радиосы” хитларыннан торган җанлы концерт уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә үткәрелде.

  • “Татар радиосы” концерты 27 октябрь көнне “Пирамида” күңел ачу үзәгендә уза. Мондый концерт өченче ел рәттән уздырыла. Алып баручылар - Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, Рамил Шәрәфиев.

“Хәзер җырчылар без “плюс”ка җырламыйбыз, безнең тере тавыш дип әйтергә ярата. Кешенең тере тавышка җырлаганын белеп була торган берничә момент бар, - ди Гөлназ Сәфәрова. - Беренчедән, тавыш аудиотасмага яздырылган шикелле бертөрле генә бармый. Аның эмоцияләре, хәрәкәте тавышка чыга. Барысы да сезнең яраткан видеоязмагыздагы кебек ипләп кенә яңгырый икән, ул инде “Бәлки, бу “плюс”тыр дигән шик тудырырга мөмкин”.

“Тере уен коралларында башкарылгач, техник яктан да җырчы “плюс”ка башкара алмый. Музыкантлар тере уйнап, кайчандыр, кайдадыр яздырылган тавышны бергә кушу кыен ул, - дип сүзгә кушыла Айваз Садыйров. - Популяр җырлар алар радиода гел яңгырый һәм кеше ул яңгырашка ияләнә. Әгәр сәхнәдән нәкъ радиодагы яңгыраш ишетелә икән, син аларны тәңгәлләштерәсең икән, уйланып калырга урын бар”.

“Җырлаганда һәм сөйләгәндә кан тамырлары бүртә, - дип өченче серне ачты Гөлназ Сәфәрова. – Тереләй җырлавың һәм сөйләвең күренеп тора”.

Дүртенче сер – фонограммага җырлаучылар күбрәк ишарә-хәрәкәтләр ясыйлар икән. Бу – психологлар күзәтүләре. “Кеше тере җырлаганда үз-үзенә ышанып җырлый. Ә фонограммага җырлаганда ул үз-үзен кая куярга белми. Шушы билгеләргә игътибар итсәгез, сез аның ничек җырлавын беләчәксез”, - дип темага нәтиҗә ясады Гөлназ Сәфәрова.

Концертта катнашучыларның берсе – Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров сөйләгәннәрне раслап җырлап та күрсәтте.

Оештыручылар сәхнәдә утыздан артык җырчы тере тавыш белән оркестрга кушылып җырлаячак дип вәгъдә итә. Аларның бөтенесе Филүс Каһиров дәрәҗәсендәге көчле вокалга ия булмасалар да, һәрберсе үзенчәлекле тембрга ия ди оештыручылар. “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева оркестрга кушылып тере тавышка җырлый алмастай җырчылар чакырылмавына басым ясады.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев