Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Иделия Марс: "Майамида җимерелгән күпер бездән ерак түгел" (ФОТО)

Кичә АКШның Флорида штатындагы Майами шәһәрендә күпер ишелеп төшеп, ким дигәндә алты кеше һәлак булды. Майамида яшәүче җырчы Иделия Марсның бу уңайдан хәлләрен белештек.

"Без яшәгән йорттан ерак түгел бу күпер, аны әле узган атнада гына куйганнар иде", -  диде Матбугат.ру хәбәрчесенә Иделия. Чынлап та, күпернең ишелеп төшкән 950 тонналык бу өлешен баганаларга 10 мартта гына күтәреп куйган булганнар. Төзелеш тулысынча киләсе елда тәмамланыр дип планлаштырганнар.

 

Иделия инде 2009 елдан бирле Америкада яши. Ул анда контракт нигезендә эшли, инглиз телендә җырлар яздыра.

Быел җәй Казанга кайтырга, футбол буенча дөнья чемпионатын карарга җыена икән. "Татар телендә җырлар яздыруны да дәвам итәсе иде", диде безгә Иделия Марс.

 

 

 

Фото: Майамида ишелеп төшкән күпер

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев