Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Илсөя Бәрдетдинованың улы нигә фотога төшәргә яратмый?

Җырчы Илсөя Бәдретдинованың улы Нариман фотога төшерергә яратса да, үзе фотога төшәргә бер дә яратмый. Социаль челтәрләргә дә үзе төшкән фотоларны куймаска тырыша. Нариманнан фотога нигә төшәргә яратмавын бервакыт сораган идек. Ул тыйнак кына: "Кем улы икәнемне белгәч, кешенең мөнәсәбәте үзгәрә, миннән әллә ниләр көтә башлыйлар. Шуңа "күләгәдә" буласым килә", – дип аңлаткан иде.

Күрәсең, шуларны белеп улының фотоларын инстаграмга куйгач, әнисе аннан алдан ук гафу үтенергә булган. Нариман әнисенә бик озак ачуланмас дип өметләнәбез. Илсөя апаның шундый егет белән мактанасы килгәнен аңлап була ич!

 

Фото: скриншот инстаграм

idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев