Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Казанда Мубай концерты аншлаг белән узды

Концертның премьерасы - җырчының композитор Эльмир Низамов белән уртак композицияләре.

"Мир" кинотеатрында аншлаг белән Мубай концерты узды.

Мубай исеме белән чыгыш ясаучы Илдар Мөбәрәкшин концертын үз рпертуарындагы таныш җырлардан башлады. "Урманнарга кердем", "Хәмдиякәй" кебек халык җырларын, "Укытучыма", "Эзләдем, бәгърем, сине" кебек авторлар җырлары яңгырады.

Алга таба, премьера буларак, җырчының композитор Эльмир Низамов белән уртак композицияләре тәкъдим ителде. Тамашачы гитара белән күрергә өйрәнгән Мубай цифрлы фортепианога кушылып, Эльмир Низамов җырларын башкарды.

Үзенчәлекле стиле булган, татар альтернатив музыкасының нигезендә торган Мубай концертларын бик сирәк бирә. Җырчының үз тамашачысы бар. Концертка дип килүчеләрнең бер өлеше билет җитмичә залга керә алмыйча калдылар. 

Фото: Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев