Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ландыш Нигъмәтҗанова фокуслар күрсәтеп кешенең котын очырган

Берничә көн элек җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова үз инстаграм битендә кызык фото белән уртаклашты. Әлеге фотода Ландышның бер кулы юк сыман.

 

Бу фото җырчының меңләгән язылучыларын гаҗәпкә калдырган.  «Ландыш, котны алдыгыз, зинһар, бүтән андый фотолар куя күрмәгез» дигән комментарийлар калдырганнар аңа, Ландышка исәнлек теләп язучылар да булган.

Җырчы үзе мондый комментарийларга юмор белән җавап биргән. Киләсе постында фокусчы кебек, ике кулын күрсәтеп төшкән. "Рәхмәт кайгыртуыгызга, менә алар", - дип язган җырчы пост астында. 

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев