Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Мәскәү Җәмигъ мәчете мәдрәсәсе юбилеенда танылган артистлар чыгыш ясаячак

Бәйрәм уңаеннан, 14 ноябрь көнне "Белемгә юл - Аллаһыга юл" дип исемләнгән бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк.

Мәскәү Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә эшли башлауга ноябрь аенда 30 ел тула. Шул уңайдан, 14 ноябрь көнне танылган татар артистлары катнашында  "Белемгә юл - Аллаһыга юл" дип исемләнгән бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта чараның рәсми сайтында хәбәр ителә.  
 
Кунаклар каршында Россия Мөфтиләр шурасы җитәкчелеге, мәдрәсә тәмамлаучылар, Россия мәчетләре имамнары, танылган артистлар чыгыш ясавы көтелә. Әлеге исемлектә Ренат Ибраһимов, Филүс Каһиров, Ильяс Халиков, Айрат Сафин, Хадис Сабиев, Радик Яруллин, Камил Фәхретдинов, Азат Бикчурин  һ.б җырчылар бар. 
 
Тамашачылар өчен үзенчәлекле сюрпризлар әзерләнә. Шулай ук мәдрәсәнең 30 еллыгына багышлап уздырылган фотосурәтләр бәйгесенә дә нәтиҗәләр ясалачак, диелә хәбәрдә. 

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев