Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

"Нинди яңгыр яудырасым килә, шундыйны яудырам" - Раил Садриев TMTV премиясен оештыручыларны оятсызрак мәзәк белән төрттерде

Кичә 23 март көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгендә TMTV каналының премияләрен тапшырдылар. Төштән соң ук башланган бәйрәм төнге уникедә генә тәмамланды. Җырчылар арасында төрлесе бар иде. Чын йолдыз диярлекләре дә, тамашачы беренче тапкыр ишетерлеге дә. Бүләкләрне тапшырырга чыккан Раил Садриев оештыручыларны бераз оятсызрак мәзәк белән төрттерде.

"Агач башында ике маймыл утыра. Берсе өстәрәк, икенчесе астарак. "Ах, нинди җылы яңгыр ява башлады", - ди астагы маймыл. "Ниндине яудырасым килә, шундыйны яудырам", - ди өстәгесе.

Буа театры җитәкчесенең бу мәзәгеннән зал шаркылдап көлде. Ә Раил әфәнде бу мәзәге белән оештыручыларга ишарәләде. "Кемнәрне җырлаталар, шуларны тыңлыйбыз инде", - диде Садриев.

Фото: скриншот инстаграм

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев