Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Өстәл әзерләүгә акча жәлләмибез яки йолдызлар Яңа ел табынына күпме акча түгәргә җыена?! җыена?!

Россия буенча алганда, аеруча популяр булган “Оливье” һәм “Сельдь под шубой” салатлары (бер кешегә 150 грамм), ике бокал шампан шәрабы, кызыл уылдыклы бутерброд, сыр һәм казылык нарезкасы (50 грамм), өч мандарин, бер алма кергән Яңа ел өстәле җыелмасы быел бер кешегә уртача 295 сумга төшә, дип хәбәр итә РИА Новости. Бу җыелма иң кыйммәте – Якутиядә 447 сум, иң арзаны Оренбург өлкәсендә – 221 сум, дип табылган. Шулай ук Ставрополь, Новосибирск, Липецк һәм Омскта Яңа ел табынына бәяләр кулай булып чыккан. Мәскәүлеләр бер кеше өчен 354 сум, Петербургта яшәүчеләр 313 сум түләячәк.

Яңа елга кадәр нибары 10 көн калды. Шул уңайдан, без татар эстрадасы йолдызлары белән аралашып, дуңгыз елын кайда каршы алачагын, өстәл әзерләүгә ничә сум акча чыгарырга әзер икәнлеген белештек. Артистларның планнары да, туздырырга уйлап торган акча суммалары да төрле булып чыкты. Ризат Рамазанов (җырчы): Быел Яңа елны Башкортстанда, Зинираның туган ягында каршыларга җыенабыз. Бәясенә килгәндә, бер дә әйтә алмыйм. Анда авылда бәрәңге бар, ит бар, русча әйтмешли, минимальный расход булачак. Рәмилә Хәйретдинова (җырчы): Яңа ел алдыннан корпоратив кичәләрен алып барып, чыгыш ясап, эшне бетереп куябыз. Ә Яңа ел көнендә беркайчан да эшләгәнебез юк, чөнки барлык акчаны эшләп бетереп булмый, ә Яңа ел – ул гаилә бәйрәме! Шуңа күрә, Яңа елны барлык туганнарыбыз белән җыелышып, бергәләп үткәрәбез! Быел апаларда каршылыйбыз, шуңа күрә өстәл табынын үзебезгә әзерләргә кирәк булмаячак. Рәзил Камалов (баянчы): Өйдә каршылыйбыз, дигән уйлар бар миндә, әмма Рәфинә нәрсә уйлыйдыр, ул турыда әле сөйләшмәдек. Бу көннәрдә эштән соң, өйдә төнлә белән генә очрашабыз. Өстәл бюджетын уйлаган да юк. Нәрсә кирәк, барысын да чама китереп алабыз. Иң мөһиме, улыбыз Сөләйманга яраткан тәм-томнары булсын. Илсур Шәрипҗанов (җырчы): Яңа елны бәби табу йортында каршы алырга мөмкинбез. Анда булмаса, Казанда өйдә гаилә белән каршылыйбыз. Яңа ел өстәленә 5 мең тирәсе акча китер дип торабыз. Элмира Гыйльфанова (җырчы): Быелгы Яңа елны эштә каршылыйбыз, җырлыйбыз, биибез. Аннан соң 1-2 көн ял итәрбез, дип торабыз. Өстәл әзерләүгә, ашарга беркайчан акча җәлләмибез һәм күпме киткәнен дә санамыйбыз. Иң мөһиме, өстәлләр мул булсын, бәйрәм кунакларыбызга ошасын. Барыгызны да якынлашып килуче Яңа еллар белән котлыйм.

Фото: https://tatar-today.ru

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев